Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2019, 16:05

16 мартта казанлылар Бөтендөнья йокы көнен билгеләп үтәчәк

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 16-нчы мартта Казанда Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтеләчәк. Шәһәрнең сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә бу көнне белем бирү һәм тематик мастер-класслар һәм лекцияләр узачак, биредә шәһәрлеләргә кеше сәламәтлеге һәм гомеренең ни өчен сыйфатка турыдан-туры бәйле булуы турында сөйләячәкләр.

Бөтендөнья йокы көненә багышланган чаралар кысаларында мастер-класс һәм лекцияләрдә катнашучылар йокы бозылу сәбәпләре белән бәйле төрле сорауларны кузгатачак: медицина, мәгариф, социаль аспектлар, шул исәптән руль артында йокыга китү аракасында юл-транспорт һәлакәтләре проблемасы да. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә йокы бозылу очрагы киң таралган – төрле бәяләүләр буенча 30-дан 45%-ка кадәр кеше йокы бозылуның төрле формаларыннан җәфа чигә. Болар гомер озынлыгына, онкология патологиясен үстерүгә, хәтер бозылуга, эшкә сәләтлелекне киметүгә йогынты ясый.

Бөтендөнья йокы көне «Сәламәт йокы: ни өчен ул сәламәтлек өчен мөһим һәм безгә яхшы йоклар өчен нәрсә комачаулый?» лекциясе белән башлана, ул шәһәрнең берничә сәүдә үзәгендә узачак: 11.00 сәгатьтә лекция Җиңү Проспекты, 141 адресында; 14.00 сәгатьтә Ибраһимов проспекты, 56 адресында һәм 17.00 сәгатьтә Петербург урамы, 1 адресы буенча.

Моннан тыш, Казанның сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә белем бирү һәм тематик мастер-класслар оештырыла: ком белән рәсем ясау, йога, үләннәр белән саше, музыка коралларында уен һәм башка бик күп чаралар. Теләкләре булган кешеләр «Артериаль гипертониягә - юк!», «Минем авырлыгым-барысы да тәртиптәме?» акцияләрендә катнаша һәм кан басымын белән тән массасын үлчәтә алалар.

Әлеге датага багышланган чаралар Казанның уку йортларында дәвам итәчәк, аларда 18-22 мартта сәламәт йокыга багышланган 80-гә якын лекция узачак. Ә 22-нче мартта «Смена» үзәгендә 18 сәгатьтә «Все люди делают «это», но почему так плохо получается?...» лекциясе үтәчәк. Шул ук көнне 20.00 сәгатьтә «Смена»да «Минем төшем» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалачак һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар