Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2019, 15:58

1 апрельдә Казанның «Кольцо»сын реконструкцияләү проектын эшләү буенча конкурс старт ала

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 1-нче апрельдә Казанда «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын реконструкцияләү буенча архитектура проектын эшләүгә конкурс старт ала. Конкурста катнашу өчен архитектура эшчәнлеген тормышка ашыруга үзеннән-үзе көйләнә торган оешма (СРО) таныклыгы булган проектлаштыруда махсуслаштырылган профессиональ архитекторлар, шәһәр төзүчеләре яки оешмалар чакырыла.

Конкурста катнашучыларга «Кольцо» сәүдә комплексын реконструкцияләү буенча архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен эшләргә кирәк булачак, ул алга таба проектлау нигезенә салыначак. Шул ук вакытта архитектура проекты шәһәрнең тарихи өлешендәге Пушкин, Бауман, Петербург, Бутлеров, Некрасов урамнары, Щербаков тыкрыгы һәм М.Вахитов һәйкәле янындагы сквер белән үзара бәйләнешне исәпкә алырга тиеш. Конкурс финалистларына «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексын реконструкцияләү буенча җентекле эскиз проектын эшләргә кирәк.

«Реконструкция гамәлдәге каркасны һәм бинаның күләмен исәпкә алып башкарылачак», – дип сөйләде конкурсның жюри составына керәчәк Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна Белицкая. Аның сүзләренә караганда, бинаны төзекләндерү 15%-тан да артмаска тиеш. «Бинаның гамәлдәге территория контекстында булуы мөһим. Моның өчен проектлаучыларга бик күп материалларны анализларга кирәк – башлангыч хәлне, тарихи материалларны, транспорт схемасын өйрәнергә», - дип ассызыклады Ж.Белицкая.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, реконструкция проектлары шәһәр төзелеше советында бер генә тапкыр каралмады. «Без хәтта воркшоп уздырырга тырыштык, шәһәр советы әгъзалары аны күзаллый алсын өчен образлар булдырырга теләдек. Әмма, кызганычка каршы, без моңа ирешә алмадык. Конкурс төрле проектларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Аның заказчысы - «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексы, безне алар оештыручы сыйфатында җәлеп итте», - дип аңлатты Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.

Конкурс ике этапта узачак: Беренче этап (1-нче апрельдән 1-нче майга кадәр) гаризалар теркәүне, архитектура концепциясен эшләүне, финалистларны сайлауны үз эченә ала. Икенче этапта финалга чыгучылар эксперт бәяләмәләрен алачак эскиз тәкъдимнәрен эшләячәк. Августта конкурска йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексы сайтыннан табарга мөмкин. 

 

Барлык яңалыклар