Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2019, 10:29

Цифрлы телевидениегә күчү

2019 елның 14-нче октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү плашлаштырыла, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулар туктатылачак. 

Хәзер нинди телетапшырулар трансляцияләнүен түбәндәге ысул белән белергә була: әгәр телевизор экраннарында Первый, Россия 1, НТВ, 5 Канал каналлары логотибы янәшәсендә «А» хәрефе бар икән, бу аналог телетапшырулар трансляцияләнә дигән сүз. 

Әгәр телевизор цифрлы булса, бернинди өстәмә җайланмалар кирәк булмаячак. Телевизор аналоглы булса, цифрлы приставка сатып алырга кирәк. Төрле телевизорларда төрле каналлар карарга кирәк булса, һәр телевизорга приставка сатып алырга кирәк була.

Россиядә цифрлы эфир телевидениесенең төп форматы сыйфатында DVB-T2 стандарты кабул ителгән. Телевизорга DVB-Т2 тюнер урнаштырылган мәгълүматны телевизор инструкциясе аша тикшереп була. Әгәр телевизорда DVB-T2 стандарты юк икән, приставка кирәк булачак, соңыннан аңа антенна тоташтырыла.

Телевизорда DVB-Т2 цифрлы стандарты булу-булмавын ике төрле ысул белән белеп була: 

- Телевизор паспортыннан DVB-T2 язулары булуны карарга кирәк. Әгәр DVB-T стандарты күрсәтелгән икән, димәк, телевизор цифрлы телевидениене кабул итүнең кирәкле форматына туры килми һәм аңа DVB-T2 форматында эшли торган приставка кирәк.

- Интернеттан марка һәм модельнең характеристикаларын табарга кирәк, моның өчен интернетта телевизор моделен күрсәтү дә җитә. Интернетта чыккан биттә «барлык характеристикалар» төймәсенә басарга һәм «сигнал кабул итү» пунктын табарга кирәк. Сезнең телевизор цифрлы эфир тапшырулар стандартын кабул иткән очракта, әлеге пункт каршысында DVB-Т/Т2 MPEG4 дигән язулар чыгачак.

Әгәр дә коллектив ДМВ-антеннага тоташтырылмаган икән, шулай ук бүлмә эчендә куллана торган яки урам өчен шщхси антенна сатып алырга кирәк. Телевидение каланчасына якын җирдә урнашкан очракта бүлмә антеннасын кулланырга кирәк, тапшырулар телеүзәгеннән шактый ерак булган очракта көчәйткечле тышкы антеннаны куллану зарур, аны максималь биеклектә урнаштырырга кирәк. Кабул итү антеннасын сайлаганда түбәндәгеләрне исәпкә алырга онытмагыз: телевидение каланчасыннан ни дәрәҗәдә ерак урнашкан, тапшыргычның куәте нинди, төзелешләрнең тыгызлыгы һәм ландшафтка игътибар бирү сорала, телевизор урнашкан кат һәм тәрәзәләрнең кайсы якка чыгуы, сәнәгать һәм көнкүреш киртәләренең дәрәҗәсе нинди булуы. Антенна тапшырулар станциясенә никадәр якынрак булса, нәтиҗәсе дә шулкадәр сыйфатлырак булачак.

Цифрлы телевидение өчен кабул итү җайланмаларын көнкүреш техникасы, электроника кибетләрендә, радиотехника базарларында, шулай ук почта бүлекләрендә сатып алырга мөмкин.

Цифрлы эфир телетапшырулар РФ территориясендә тест режимында алып барыла. Цифрлы комплексларның эксплуатация ышанычлылыгы тикшерелә. Шуңа күрә цифрлы телеканаллар пакетларының эфир трансляциясендә тукталышлар булырга мөмкин.

Цифрлы телевидениегә күчү һәм кирәкле җиһазлар турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була. 

Цифрлы эфир телетапшыруына күчү турында белешмәлек.

Видеорепортаж
06.02.2019 13:03
Барлык графиклар һәм планнар