Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Административ комиссияләр эшен оештыру идарәсе

Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы
Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы
+7 843 237 63 70
Казан Башкарма комитеты Аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе Башкарма комитетның структур бүлекчәсе булып тора.

Бүлекчә җитәкчесе – Мөхәммәтшин Артур Рөстәм улы.

Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар җыелмасы, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексы, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәтенең хокукый актлары, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты хокукый актлары, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлары, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.
  • Төп бурычлар
    • - шәһәр округы административ комиссиясе эшчәнлеген барлыкка китерү һәм тәэмин итү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру;

      - тышкы төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрен хәл итү буенча Башкарма комитетның эшен тәэмин итү;

       - тиешле оешмаларга һәм тиешле вазыйфаи затларга административ хокук бозулар кылуга ярдәм итә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү турында күрсәтмәләр кертү;

      - төзекләндерү өлкәсендә контрольлек эшен башкара торган шәһәрнең контроль органнары эшчәнлеген координацияләү;

      - тышкы төзекләндерү өлкәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту;

      - шәһәр һәм район контроль хезмәтләренең нәтиҗәле эшчәнлегенә ярдәм итү;

      - тышкы төзекләндерү өлкәсендәге контрольгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән чараларны башкару.
Идарә 3 административ комиссия эшчәнлеген тәэмин итә:
1.    Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының административ комиссиясе;
2.    Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының административ комиссиясе;
3.    Казанның аерым төзекләндерү мәсьәләләре буенча административ комиссиясе.

Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарының административ комиссиясе һәм Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының административ комиссиясе төзекләндерү өлкәсендә контроль органнары тарафыннан төзелгән административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне карыйлар.

Казанның аерым төзекләндерү мәсьәләләре буенча административ комиссиясе транспорт чараларын кулланып башкарылган һәм автоматик режимда эшли торган махсус техник чаралар ярдәмендә фиксацияләнгән хокук бозулар буенча материалларны карый.

Сораулар һәм җаваплар
  • Административ хокук бозулар турында нинди эшләр комиссияләр тарафыннан карала?
    Киңәйтергә
    Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.4 маддәсе нигезендә административ комиссияләр Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының түбәндәге маддәләрендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карыйлар дип билгеләнде:
    − җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү (2.6 маддә);
    - муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу (2.7 маддә);
    - урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу (3.2 маддә);
    - җир асты коммуникацияләрен тоту кагыйдәләрен бозу (3.3 маддә);
    - урам, квартал эчендәге яктыртуны карап тоту кагыйдәләрен бозу (3.4 маддә);
    - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу (3.5 маддә);
    - җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу (3.6 маддә);
    − түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштырган өчен түләмәү (3.16 маддә);
    - транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру (3.17 маддә);
    - билетсыз йөрү (5.1 маддә);
    - багаж ташу кагыйдәләрен бозу (5.2 маддә);
    - пассажирны йөртүдән баш тарту (5.6 маддә).
  • Мин комиссия утырышы турында хәбәр алдым, ләкин билгеләнгән вакытта катнаша алмыйм. Бу очракта нишләргә?
    Киңәйтергә
    Комиссия утырышлары көн саен эш көннәрендә 10.00-нан 12.00-гә кадәр һәм 14.00-тән 16.00-га кадәр уза. Билгеләнгән көнне утырышта катнаша алмасагыз, эшне карап тикшерүне кичектерү турында тиешле комиссия адресына язма рәвештә гариза юлларга кирәк (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 24.4 маддәсе). ҮТЕНЕЧ ЯЗУЫ ҮРНӘГЕ
  • Административ хокук бозу турындагы карар нинди очракта эш кузгатылган зат катнашыннан башка чыгарыла?
    Киңәйтергә

    Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсендәге 1, 3 һәм 4 өлешләрендә каралган очраклардан тыш, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.4 маддәсендәге 1 өлеше).

    Мәсәлән, автомат режимда фото-  һәм кино төшерү, видеоязма функцияләренә ия булган махсус техник чара ярдәмендә территорияне төзекләндерү өлкәсендә административ хокук бозу ачыкланган очракта административ хокук бозу турында беркетмә төзелми, ә административ хокук бозу турындагы эш буенча карар административ хокук бозу эше кузгатылган зат катнашыннан башка чыгарыла (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 28.6 маддәсендәге 3 өлеше).

    Мондый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка транспорт чарасы хуҗасы тартыла (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.6.1 маддәсендәге 1 өлеше).

    Административ
    җаваплылыкка тартуның мондый тәртибе гадәттә муниципаль парковка өчен түләмәгән очракта кулланыла.
Барлык сораулар