Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2019, 08:47

«Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Матисс, Пикассо, Шагал» күргәзмәсе ачыла


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 24-нче октябрьдә «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Матисс, Пикассо, Шагал... Эрмитаж тупланмасында 1910-1940 елларда көнбатыш Европа сәнгате» дигән күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә төрле илләргә, буыннарга, сәяси жанрларга караган һәм төрле сәнгать кызыксынулары булган осталар тарафыннан иҗат ителгән, музейның төрле бүлекләрендә саклана торган әйберләр тупланган. Бу сәнгать әсәрләре аша килүчеләр авангард һәм Икенче бөтендөнья сугышы күләгәсендә калган чорны аңлый алачаклар. Экспозициягә рәсем сәнгате, скульптура һәм графиканың традицион әсәрләре генә түгел, ә бәлки узган гасырда гына туган яңа сәнгать төренә караган предметлар – livre d ' artiste дә кертелгән.

Эрмитажга төрле юллар белән килеп эләккән, күргәзмә составына кергән эшләр - үзенә күрә Икенче бөтендөнья сугышы тарафыннан өзелгән зур рәсемнең фрагментлары.

Күргәзмә ачылышына «Казанда Эрмитаж көннәре» агарту программасы да планлаштырылган. Мәсәлән, 24-26-нчы октябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә сәнгать тарихчысы, филолог-романист Людмила Торшина, күргәзмә кураторы, Дәүләт Эрмитажының көнбатыш Европа сынлы сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Демина лекцияләре дә узачак. Шулай ук Константин Хабенский төп рольдә уйнаган «Эрмитаж. Вакыт һәм пространствода виртуаль күмелү» темасына фильм һәм «Сәнгатькә сәяхәт» балалар программасы планлаштырылган. Чаралар җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.

Күргәзмә 24-нче октябрь 16.00 сәгатьтә ачылачак һәм 24-нче майга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар