Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2019, 15:51

Казанда «Фон»ның проблемалы ике йорт төзелешен федераль акчалар хисабына торгызырга мөмкин

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март, Алсу Сафина). Казанда «Молодежный» торак комплексының бишенче йорты һәм «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» торак комплексының өченче йорты федераль акчалар хисабына торгызылырга мөмкин – ике йорт та инде берничә ел "субай" этабында. Шулай ук «Ак Таш - Инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 33-нче хәрби шәһәрчектә «Яшьләр» торак комплексының беренче һәм икенче йортын төзеп бетергән өчен компенсация сыйфатында җир кишәрлеген бирү варианты да карала. Бу хакта Нокса авышлыгы торак комплексының төзелеш мәйданында алданган өлешчеләр мәсьәләләре буенча атна саен үткәрелә торган күчмә киңәшмә барышында билгеле булды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов үткәрде, очрашуда шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

«Күңел ачу уйнарга кирәкми! Миңа йортны кайчан тапшыруыгызны аңларга кирәк»

Исегезгә төшерәбез, «Фон» проблемалы объектындагы «Молодежный» торак комплексының ике йортында эшләр узган елның көзендә торгызылган иде. Хәзер беренче һәм икенче йортларда подрядчы булып «Ак Таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан «Ак таш - Инвест» җәмгыятенә 33-нче хәрби шәһәрчектә җир кишәрлеге бүлеп бирү варианты карала, үз чиратында, «Ак таш - Инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Молодежный» торак комплексының беренче һәм икенче йортларын төзеп бетерү йөкләмәсен үти. Әлеге мәсьәлә намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итү республика фонды инициативасы белән инвестсоветта күтәреләчәк. Соңгы карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән ныгытылачак.

Хәзер югары әзерлек дәрәҗәсендә булган беренче йортта 33 кеше эшли. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары фикеренчә, әлеге объектта хезмәткәрләр саны җитәрлек түгел. «33 кеше – аз, чаралар күрегез, Дмитрий Анатольевич», - дип мөрәҗәгать итте А.Нигъмәтҗанов «Ак таш» спорт комплексы директорының төзелеш буенча беренче урынбасары Дмитрий Клыковка.

Очрашуда катнашучылар фикер алышкан әлеге объект буенча төп мәсьәләләр арасында түбәндәгеләр бар: шәхси җылылык пунктын монтажлау, файдалануга тапшыру-бүлү җайланмаларын монтажлау, шулай ук йортны тапшыруның төгәл вакытлары. Әйтик, Елена Семенова, өлешләп түләүчеләрнең берсе, җылыту мәсьәләсе кайчан хәл ителәчәк, дип кызыксынды. «Ак таш»та шәхси җылылык пункты өчен җиһазлар өч атнадан гына киләчәк, хәзер «тимер» монтажлана, дип хәбәр иттеләр. Азат Нигъмәтҗанов подрядчыга бу мәсьәләне озакка сузмаска, ә процессны тизләтү өчен катушканы монтажларга тәкъдим итте, аның аша әлегә җылы җибәреләчәк.

Беренче җитәкче урынбасары «Ак таш» вәкилләре тарафыннан әйтелгән тапшыру-бүлү җайланмаларын монтажлау вакыты белән дә канәгать түгел. «Ни өчен март ахырына кадәр? - дип ул Дмитрий Клыковтан сорашты. - Атна дәвамында хәбәр итегез». Моннан тыш, Азат Нигъмәтҗанов су челтәрләрен монтажлау эшен тизләтергә кушты.

Әмма беренче йортны тапшыру вакытлары төп мәсьәлә булды. Хәзер ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә башкарма документларның 40-50% тапшырылган. «Ак таш» спорт комплексы директорының төзелеш буенча беренче урынбасары төгәл вакытны әйтмәде, әлегә финанс планы расланмады, дип билгеләп үтте. «Монда уйнарга кирәкми! Миңа йортны кайчан тапшыруыгызны аңларга кирәк. Төгәл графикны бирегез миңа! Биредә сезгә берни дә эшләргә комачауламый», - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов.

Соңрак, өлешләп түләүчеләр белән аралашкан вакытта, ул йортны тапшыру вакытлары мәсьәләсе, объектта эшне тизләтү өчен, чираттагы киңәшмәләрдә даими яңгыраячак, дип ассызыклады. «Документлар белән бәйле объектив мәсьәлә бар. Тик бу очракта «Ак таш» бераз кызуланыр иде, - дип аңлатты өлешчеләргә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. - Икенче подрядчы белән башка объектта эшлибез (Четаев урамы буенча дүртенче йорт, «Бриз» компаниясе төзеп бетерә - ред.иск.), ул инде тапшырылышка әзер, гәрчә икесе дә бер үк вакытта старт алган булса да. Ике объектны чагыштырып, шуны әйтә алам: «Ак таш» - куәтле компания, бераз кызулана алыр иде».

«Синең бурычың – әлеге йортны тапшыру»

Параллель рәвештә «Молодежный» торак комплексының икенче йортында эшләр бара, анда хәзер 30-дан артык кеше эшли – ташчылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка белгечләр. Исегезгә төшерәбез, көзен объектны төзеп бетерү өчен подрядчы сыйфатында «Строй тезелеш компаниясе» ҖЧҖ җәлеп ителгән иде, соңрак төзелешкә «Ак таш» компаниясе кушылды. «Строй төзелеш компаниясе» үзенең күләмле эшләрен тәмамлады, һәм хәзер төзелеш мәйданында ике баш кранның берсе калды, биредәге эшне «Ак Таш» дәвам итә. Дмитрий Клыков билгеләп үткәнчә, чердак белән бергә тагын биш кат кала. Гомумән алганда, объектта эшләр билгеләнгән вакыт буенча бара. «Бер кран өчен шулкадәр кеше хәтта күп», - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук икенче йорттагы эшләрнең бәясе белән дә кызыксынды. Дмитрий Клыков сүзләренә караганда, әлегә соңгы исәп-хисап юк. «Проект карары кирәк», - дип билгеләп үтте ул. Азат Нигъмәтҗанов проектка үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләләрне эшләп бетерергә кушты. «Сезнең бурыч – әлеге йортны тапшыру», - дип ассызыклады ул.

«Яхшы ягы – подрядчы объектка кирәк булган кадәр күбрәк кешене куйды. Начары - аларның бөтен йорт буенча исәп-хисап бирмәүләре. 250 миллион сум акча хакында сөйләсәләр дә, мин бу исәпне күрмәдем һәм аны тикшерергә теләр идем, - дип аңлатты өлешчеләргә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. - Бүген ул (Дмитрий Клыков - ред.иск.) исәп-хисаплар күрсәтергә тиеш, карарбыз, анда нәрсә кертелгәнен. Эшләр тизрәк барсын өчен, төзелеш кайсы чыганаклардан капланачаклыгы схемасы бар». «Әгәр алар («Ак таш» - прим. ред.) беренче йорт белән элемтәгә керсәләр, аннан күбрәк кешене икенче йортка куя алачаклар. Шуңа күрә мин беренче йортка бирәм», - дип аңлатты ул өлешләп түләүчеләргә.

«Эшләгәннәрен күрәбез, түбә генә әлегә күренми», - дип билгеләп үтте өлешчеләр. Азат Нигъмәтҗанов йортның бер өлешендә 5 кат төзелеп бетмәвен, шуңа күрә подрядчы түбә ябу эшләре белән соңрак шөгыльләнәчәген әйтте.

«Әгәр федераль акчалар булса, рельсларга басарга һәм хәрәкәт итә башларга мөмкин булачак»

Очрашуга шулай ук «Молодежный» торак комплексының бишенче йорты өлешчеләре дә килде, аны төзү берничә ел элек "субай" этабында тукталды. Элегрәк Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары әлеге йортта эшләрне, финанслау чыганаклары билгеләнгәннән соң гына, башларга мөмкин булачагын хәбәр иткән иде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев Россия Федерациясе Дәүләт Советының ил Президенты Владимир Путин катнашындагы Иннополиста узган Президиумы утырышыннан соң министрлык Дом.РФ Торак өлкәсендәге бердәм үсеш институтына мөрәҗәгать итте, федераль бюджеттан алданган өлешчеләрнең ике объекты - «Молодежный» торак комплексының бишенче һәм «Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» торак комплексының өченче йорты - төзелешен финанслау мөмкинлеген карау үтенече белән чыкты, дип хәбәр итте. «Бу объектлар Татарстан Президенты һәм республика Премьер-министры белән килештерелде. Карау бара, ДОМ.РФ бездән документларны соратып алды, без аларны әзерлибез. Март ахырына кадәр җавап алырбыз дип уйлыйм, - дип сөйләде И. Гыймаев. - Схемасы килеп чыкса, бу бишенче йортны яңадан торгызу өчен яхшы мөмкинлек».

Иң төп мәсьәлә – финанслау, моны өлешчеләр үзләре дә аңлый. «Федераль акчалар булса, рельсларга басарга һәм хәрәкәт итә башларга мөмкин булачак, - дип раслады Азат Нигъмәтҗанов. - Сезнең йортта барлык документлар да тәртиптә. Иң мөһиме, төзелеш конструкцияләре "китмәсен". Карар никадәр соңрак кабул ителсә, төзелеш шулкадәр кыйммәтрәк булачак».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Молодежный» торак комплексының бишенче йортының 35 өлешчесе Нокса авышлыгындагы үзләренең булачак фатирларын «Салават күпере»ндәге фатирларга алыштырырга әзер булуларын белдерепгән хат язган. «Бу карарны без кабул итмибез. Сезнең мөрәҗәгать буенча республика Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты адресына тәкъдимнәр әзерләячәкбез – бу мин сезгә 100% вәгъдә итәм», - диде өлешчеләргә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Өлешчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.

 

Фоторепортаж
«Молодежный» торак комплексыннан өлеш кертеп фатир алучылары белән очрашу, 13.03.2019
Видеорепортаж
13.03.2019 00:00
Барлык яңалыклар