Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2019, 16:17

Казанда HoReCa Club белем бирү форумы уза

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген Казанда кунакханә һәм ресторан тармагы хезмәткәрләре өчен HoReCa Club белем бирү форумы уза.

Форум программасы персоналны һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерләүгә юнәлдерелгән.

Көн дәвамында экспертлар форумда катнашучылар белән төрле илләрдән килгән кунаклар белән аралашу үзенчәлекләре, конфликтлы хәлләрдә эшләү, тискәре фикерләрне дөрес эшкәртү, катлаулы шартларда сервис һәм команда эше, HACCP азык-төлек куркынычсызлыгы принципларын үтәү, шулай ук Россия Федерациясе Азык-төлек продукциясенең закон нигезләре, сыйфат стратегиясе һәм куркынычсызлыгы турында сөйлиләр.

Махсус чакырылган кунаклар – Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, Казанның Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова һәм «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Максим Денисов форумда катнашучыларга җәйге чорда һәм турыдан-туры чемпионатны уздыру көннәрендә узачак вакыйгалар турында хәбәр итәләр.

Моннан тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсендә белгечләр өчен HoReCa English - инглиз теле буенча сөйләшү курсы эшли башлады. Укыту кунакханәдә һәм ресторанда реаль вакыйгалар барышында узачак, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.

Барлык яңалыклар