Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2019, 17:25

Казанда WorldSkills илкүләм һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда «Россиядә WorldSkills яшь профессионаллары» VII Илкүләм чемпионаты һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Казан сәүдә-икътисад техникумында Казан Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Шулай ук укучыларны Казан Башкарма комитеты карамагындагы компетенцияләр буенча әзерләгән белем бирү учреждениеләре экспертлары, остазлары һәм директорлары да бүләкләр алды. Рәхмәт хатларын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров тапшырды.

Тантаналы чарада яшь профессионалларның гомумреспублика һәм гомумроссия команда җыелмаларына керткән өлешен билгеләп үттеләр. Түбәндәге компетенцияләргә аерым игътибар бирелде: «Ресторан хезмәте», «Флористика», «Чәчтараш сәнгате», «Пешекче эше» һәм «Кондитер эше».

«Казан Мэриясе һәм Башкарма комитет исеменнән җаваплы якын килүегез һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, илкүләм һәм дөнья чемпионатлары югары дәрәҗәдә узды. Казан Мэры Илсур Метшин WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирә», - диде И.Шакиров.

Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Савченко конкурс мәйданчыкларын кирәкле җиһазлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин итүгә, студентларга стипендияләр билгеләүгә, WorldSkills чемпионатларында катнашучыларның тренажер залларына һәм бассейннарга баруын оештыруга кагылышлы мәсьәләләрдә булышлык күрсәткәне өчен шәһәр Мэриясенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты.

Барлык яңалыклар