Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2020, 11:00

Татарстанда ярышларда катнашу өчен Кытай гражданнарын кертү вакытлыча чикләнә


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Татарстанда спорт ярышларында катнашу өчен Кытай Халык Республикасы (КХР) гражданнарын кертү чикләнә, шул исәптән 19-24-нче февральдә Казанда узачак Хатын-кызлар арасында фехтование буенча дөнья Кубогы этабында да. Мондый карар Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны булдырмау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясе тарафыннан кабул ителде.

Республикага спорт ярышларында катнашу өчен Кытай гражданнары килгән очракта, ТР Спорт министрлыгына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә аларны 14 календарь көн дәвамында күзәтергә, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр симптомнары булган очракта - госпитализацияләүне оештырырга кирәк.

Дәүләт сәламәтлек саклау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Кытай Халык Республикасында 7-нче февральгә яңа коронавирус инфекциясе (2019-пСоУ) белән чирләгән авыруларның 31 мең 211 очрагы теркәлгән. Авыручыларның күбесе Хубэй провинциясендә (22 мең 112 кеше) теркәлгән. Күпчелек очракта авыру җиңел формада уза, 15,4% очракта – авыр (4821). Үлем – 2% (637 очрак, шуларның 618-е-Хубэй провинциясендә) тәшкил итә. 314 мең 28 контактлы зат күзәтү узган,186 мең 45 кеше күзәтү астында. 7-нче февральгә булган мәгълүматларга караганда, бөтен дөньяда 31 мең 479 авыру очрагы теркәлгән.

Россия белән чиктәш Хэйлудцзян провинциясендә, шул ук датага мәгълүматлар буенча, яңа типтагы коронавирусның 227 очрагы, шул исәптән 3 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда 22-нче гыйнвардан 7-нче февральгә кадәр респиратор синдром белән дәвалау оешмаларына Кытайдан кайткан 51 кеше мөрәҗәгать итте. 34 кешенең яңа коронавируска тикшеренүләр нәтиҗәләре тискәре, калганнары тикшерелә. Яңа коронавирус белән зарарланган авыру очраклары ачыкланмады.

Барлык яңалыклар