Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2019, 11:03

Атна дәвамында Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8 меңгә якын чакыру үтәде


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). Узган атнада, 11-нче ноябрьдән 18-нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7962 чакыру үтәде, шул исәптән 1161 чакыру – җәмәгать урыннарына.

Иң күп чыгулар (6151) төрле авыруларга бәйле булды. Алар арасында 192 урынга чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 67 чакыруга – көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 80 тапкыр чыктылар.

Бәхетсезлек очракларына табибларны 712 тапкыр чакырдылар, шуларның 39-ы  юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 41 кеше зыян күрде, хастаханәләргә 27 зыян күрүче озатылды, ике кеше вафат булды. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 18 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда 3 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Барлык яңалыклар