Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2020, 17:51

Казанның Совет районында су тәүлек ярымнан артык вакытка туктатылачак


(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 18-нче августта Казанның Совет районы йортларының бер өлешендә су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып торачаклар. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.

18-нче август 1.00 сәгатьтән 19-нчы август 15.00 сәгатькә кадәр Себер тракты, 27а, 29 (барлык корпуслар), 31, 31а, 31б, 33, 35 (барлык корпуслар), 37, 39, шулай ук Троицкий Урманы урамында урнашкан йортларда су булмаячак.

Шул ук вакытта түбәндәге адреслар буенча су белән тәэмин ителештә кыска вакытлы өзеклекләр һәм су басымы түбәнәю күзәтелергә мөмкин: Әмәт магистрале, 4, 4а, 6, 6а, 8, 10, 16 (барлык корпуслар), Даурия ур., 44в, 44г, 48а, 48б, 48в, Н.Ершов ур., 62 (барлык корпуслар), Җиңү проспекты - 139-нчы номерлы йорттан 159-нчы номерлы йортка кадәр барлык так номерлы йортларда, 120-нче номерлы йорттан 194-нче иномерлы йортка кадәр барлык җөп номерлы йортларда, шулай ук Аббасов, Аграр, Әхмәров, Ю.Әхмәтҗанов, Аэропорт, Бигичев, Бондюжск, Р.Ваһапов, Волочаевская, А.Гайнетдинов, Гастелло, Гвардия, Академик Глушко, Дуслык, Дуслык тыкрыгы, Интернациональная, Н.Исанбәт, Искра, Галия Кайбицкая, А.Камалиев, Г.Кариев, Качаклар, Кирпеч, Кызыл Позиция, Ковыльная, Космонавтлар, Крутая, Г. Кутуй, Курск, Курынов, П.Лумумумба, Магистраль, Макаренко, Мамадыш тракты, Матросов, Р. Нәҗметдинов, Новоселье, Октябрь шәһәрчеге, С.Разин, М.Раскова, Н.Рахлин, Сахаров, Седов, Спорт, Ф.Табеев, Толбухин, Туганлык, Тулпар, Тыныч, Удивительная, Фәйзи, Цимлянск, Шуртыгин, С.Юлаев урамнарында урнашкан йортларда.

Шулай ук Зур Клыки, Константиновка, Кече Клыки, Офицерлар, Самосырово бистәләрендә дә су белән тәэмин ителештә кыска вакытлы өзеклекләр һәм су басымының түбәнәюе көтелә.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасын җыеп куюларын сорый. Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
Барлык яңалыклар