Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2018, 12:27

Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли башлады

(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады.

Шуны да әйтергә кирәк, кар чистарту тәүлек буе берничә этапта башкарыла. Башта катнаш юл машиналары ярдәмендә юлларны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртәләр, ә 2-4 сәгатьтән соң алынган кар көртләрен тар-щетка механизмы белән себертәләр. Аннан грейдерлар ярдәмендә кар валы формалаша, кар йөклиләр һәм кар эретү станцияләренә алып китәләр яки килешенгән участокларга күчәләр.

Беренче чиратта кар интенсив хәрәкәтле урамнардан – беренче категорияле юллардан чыгарыла, алар буенча ешрак җәмәгать транспорты, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм автомобильләрнең зур агымы йөри; икенче чиратта – аз трафиклы юллардан, ике полосалы юллардан, өченче чиратта – квартал эчендәге юллардан һәм ишегалларыннан, шәхси сектордан һәм бистәләрдән чыгарыла. Гадәттә, иртәнге 7-гә юллар чиста булсын өчен, кар чыгару эшләре төнлә бара.

Казанда ишегалларында кар чистарту өчен идарә итүче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Йорт яны территорияләрен чистарту сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килми икән, шәһәрлеләр идарә итүче компаниягә мөрәҗәгать итә яки “Ачык Казан” сервисы сайтында яки телефон аша гариза калдыра алалар: (843) 236-41-23 яки 063.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр карны чистарту мәсьәләләре буенча әлеге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

555-07-96 (тәүлек буе)

Вахитов һәм Идел буе районнары

277-02-10 (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр)

264-30-96 (төнге вакытта)

Киров һәм Мәскәү районнары

557-76-10 (тәүлек буе)

Совет районында:

272-01-05 (тәүлек буе)

295-77-05 (тәүлек буе, “Шәһәр күперләре” МУП).

Барлык яңалыклар