Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2019, 12:32

Дурбанда Казанның инновацион социаль-икътисади үсеше проектларын тәкъдир иттеләр


(Казан шәһәре KZN.RU,16-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Казанның инновацион социаль-икътисади үсеше проектларын 11-15-нче ноябрьдә Дурбанда (Көньяк Африка республикасы) узган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» VI Бөтендөнья конгрессының бер мәйданчыгында тәкъдир иттеләр.

Түгәрәк өстәл артында 2018 елда Гуанчжоу Шәһәр инновацияләре халыкара премиясен алуга конкурста катнашучылар шәһәр инициативаларының тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Казанның инновацион социаль-икътисади үсеше турында түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Икътисади үсеш комитетының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек бүлеге башлыгы Руслан Галиәхмәтов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Казанга берничә сынау белән очрашырга туры килде. Алар арасында - мәдәни һәйкәлләрне, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Бу мәсьәләләр «Сәламәт Казан», «Экологик үсеш», «Мәдәниятара үзара аңлашу» проектларында үз чишелешләрен таптылар. Казанның социаль-икътисади үсешенә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм күп санлы казанлыларны берләштерә һәм аларны шәһәр тормышына җәлеп итә торган башка проектлар ярдәм итте.

Утрехт (Нидерланд) мэры Ян ван Занен, Санта-Ана вице-мэры Лаура Кармиоль һәм башкалар да үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Казан беренче тапкыр Гуанчжоу шәһәр инновацияләренең IV Халыкара премиясе финалистлары арасына керде. Ул 2012 елдан бирле тапшырыла. 2018 елга кадәр Россия шәһәре премиянең финалына бер генә тапкыр – 2012 елда, финалистларның берсе Пермь булган вакытта чыкты.

Барлык яңалыклар