Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2020, 16:04

Казанлылар терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурста катнаша ала


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Татарстанда Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс башланды. Анда республиканың 18-30 яшьләрдәге кешеләре катнаша ала.

Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: «Яшьләр арасында терроризм идеологиясен профилактикалау» һәм «Интернет» челтәрендә терроризм идеологиясен профилактикалау».

Конкурста катнашу өчен, сайтта анкета тутырып, гариза бирергә һәм аңа мотивацияле хат беркетергә кирәк. Өстәмә балларны катнашучы 2 минут озынлыктагы видеоролик өчен алырга мөмкин, биредә ул Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе эшчәнлегенең форматын ничек аңлавын җиткерергә тиеш була. Заявка кампаниясе 31-нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

Гаризалар тапшыру кампаниясен уңышлы узган катнашучылар конкурсның сайлап алу этабына үтәчәкләр, ул экстремизмга каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый базаны белүгә тестны язмача тапшыруны, шулай ук әңгәмә узуны күз алдында тота. Сайлап алу этабы 3-нче апрельдән 5-нче апрельгә кадәр барачак.

Аннары конкурс этабы старт ала – ул 10-12 апрельдә дәвам итәчәк. Конкурс этабы үз эченә иҗади үзпрезентация, кейс-интервью, аналитик язмалар язуны һәм башка сынауларны ала.

Катнашучылар исемлеге һәм конкурс процедураларын узу вакыты социаль челтәрдәге төркемдә 7-нче апрельдән дә соңга калмыйча басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы.

Конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Җиңүче Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы һәм вәкаләтләре алачак.

Конкурс турындагы нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар