Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2019, 11:50

Казанда «Том Сойер Фест» активистлары Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны торгызу эшен төгәлләделәр


(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанның «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивалендә катнашучылар Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортта эшләрне төгәлләделәр.

Бу бина XIX-XX гасыр агач төзелеш сәнгате үрнәге (ул 1905 елга кадәр төзелгән), агымдагы сезонда торгызылган беренче объект булды. Бер ай дәвамында һәр эш көнендә волонтерлар йортны тәртипкә китерделәр: июнь аенда алар йортның нигезен ныгыттылар, аннан соң йөзлекләрне яңарттылар, югалган элементларны урнаштырдылар, йортның фасадын буядылар. Көз көне биредә коммуникацияләр уздырачаклар, сүз уңаеннан, бу фестиваль ярдәмендә шәһәр челтәрләренә тоташтырылачак беренче «Том Сойер Фест» объекты. Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортта барлык эшләр кышка кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.


Волонтерлар торгызачак чираттагы объект - Беркутов йорты, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Фатыйх Кәрим ур., 1. Бу җәй эчендә активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында Казан үзиреклеләре беренче тапкыр мәдәни мирас объектлары булган йортларның фасадларын төзекләндерүгә кушылдылар.

Фестивальгә теләгән һәркем, ссылка буенча анкета тутырып, кушыла ала.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» – фестиваль, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар шәһәр төзелешенең кыйммәтле объектларын ремонтлыйлар. Тарихи мохитне саклауга юнәлдерелгән бу хәрәкәт Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итте. Казанда фестиваль 2016 елда старт алды. Ул вакытта активистлар шәһәр үзәгендәге 3 агач йортны ремонтлады, бу эштә 125 волонтер катнашты. 2017 елда катнашучылар саны 150 кешедән артып китте, 4 йорт яңартылды, ә 2018 елда тагын 5 йорт торгызылды. Шулай итеп, битараф булмаган шәһәр халкы көче белән «Том Сойер Фест» кысаларында Казан үзәгендә 12 йортны яңарттылар.

Барлык яңалыклар