Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2019, 10:09

Илсур Метшин «СОлНЦе» мәктәбенә ясалган яңа янкорманы карап кайтты


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казан шәһәре Вахитов районының «СОлНЦе» мәктәп-интернатында яңа уку елына 2,5 мең кв. метр мәйданлы янкорма барлыкка килде. Яңа дүрт катлы блокта актлар залы, ашханә һәм уку сыйныфлары урнашкан, аларда инде дәресләр бара. Казан Мэры Илсур Метшин янкорманы карап чыкты һәм мәктәп укучыларын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады.

«СОлНЦе» мәктәп-интернаты Казан үзәгендә 2013 елда ачылган. Бүген биредә 135 бала белем ала. «Сыйныфларга һәм гомумән мәктәп мәйданнарына кытлык мәсьәләсе кискен тора иде, яңа блок төзү оптималь карар булды, – дип сөйләде «СОлНЦе» интернат-мәктәбе директоры Павел Шмаков. - Без хәзер балаларның уңайлы шартларда укый алуларына шатланабыз».

Яңа блокны төзү бу елның язында башланды. Ярты ел эчендә ташландык урында 2493,70 кв. м мәйданлы дүрт катлы бина төзелде. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сөйләгәнчә, 1859 елда төзелгән мәктәпнең төп бинасы К.Нәҗми ур., 18 адресы буенча тарихи үзәктә урнашкан. Локация төзелеш һәм ремонт эшләрен үткәрү буенча берничә җитди чикләүләр куя. «Казан үзәгендә төзелеш тыгызлыгы зур, шуңа күрә проектлаганда ландшафтны исәпкә алырга, шулай ук яңа бина гомуми архитектура концепциясеннән төшеп калмасын өчен эшләргә кирәк иде. Проектлаучылар зур эш башкарганнар, без хәтта мәктәп территориясендә 250 еллап үскән имәнне саклап кала алдык», – дип сөйләде О.Балтусова.

Казан Мэры Илсур Метшин ашханәне, биология һәм инглиз теле дәресләре барган берничә уку кабинетын карап чыкты. 135 кеше сыйдырышлы яңа актлар залында шәһәр башлыгын өлкән сыйныф укучылары каршы алды. Биредә концертлар һәм линейкалар гына түгел, бию, йога дәресләре һәм башка түгәрәк дәресләре дә үткәреләчәк. Илсур Метшин балаларны уку елы башлану белән котлады. «Беренче сентябрьгә шундый бүләк алуыгызга мин бик шат. Сезгә яңа бинада уңышлар юлдаш булсын һәм арагызда чын дуслык урнашсын», – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы шулай ук «СОлНЦе» интернат-мәктәбенең һәрвакыт югары белем бирү сыйфаты белән аерылып торуын, биредә яхшы педагоглар эшләвен билгеләп үтте. «Сезнең мәктәптә белемле балалар укый, алар киләчәктә Казан һәм Татарстан үсешенә өлеш кертә алачак. Мәктәбегездә укыган күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларын беләм – бу уңышларга ирешкән кешеләрнең барысы да ихтирамга лаек, – диде И.Метшин. - Сез бәхетле, чөнки сезгә искиткеч педагоглар гыйлем бирә. Биредә укытучылар укучыларга белем ачкычы табып бирә һәм аларның талантларын ача белә. Барыгыз да креатив, талантлы һәм иҗади».

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, яңа уку елына Казанда «Весна» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән иң зур мәктәп, Идел буе районының Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, шулай ук 93-нче номерлы гимназиягә янкорма ачылды.

Фоторепортаж
Илсур Метшин «СОлНЦе» мәктәбенә ясалган яңа янкорманы карап кайтты
Видеорепортаж
06.09.2019 10:44
Барлык яңалыклар