Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2020, 14:44

Илсур Метшин КНИТУ-КАИның инженерлык лицее турында: «Биредә укучы балалар - илебезнең «алтын фонды»


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатында булып кайтты, ул бүгенге көндә физика-математика юнәлеше буенча илнең иң көчле уку йортларының берсе булып тора. Лицейда заманча техник белем бирүнең интенсив программасы буенча Россиянең 11 төбәгеннән килгән балалар белем ала. Лицей укучылары WorldSkills стандартлары буенча ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Шәһәр башлыгы укучылар белән аралашты һәм лицейны тәмамлаган талантлы укучыларның үз белемнәре белән бөтен ил үсешенә зур өлеш кертәчәкләренә ышанычын белдерде.

«Без проектлауның тулы циклын булдырдык - уйлап табудан тормышка ашыруга кадәр»

А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының структур бүлекчәсе булган КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты 2015 елдан бирле эшли. Лицейла укучылар, робототехникадан компьютер дизайнына кадәр, заманча инженерлык фәннәренең бөтен спектрын диярлек өйрәнәләр. Уку йортының төп бурычы - инженерлык өлкәсендә төбәкнең кадрлар потенциалын көчәйтү өчен шартлар тудыру.

Лицейда балалар 7-11-нче сыйныфларда укыйлар. 2018 елда башка шәһәрләрдән килүчеләр өчен махсус уку йорты базасында 100 урынга исәпләнгән торак корпус төзелде.

Лицей элеккеге мәктәпнең төзекләндерелгән бинасында урнашкан. Реконструкция барышында бинаның дүртенче катында 800 кв.м мәйданда остаханәләр белән уникаль проект зонасы булдырылган. Ул укучыларга үз идеяләрен гамәлдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Инженерлык мохитен оештырганда кулланылган үзенчәлекле составы һәм алымнары буенча, проект зонасының Россиядә урта белем бирү системасында аналоглары юк, дип билгеләп үтте КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов. Ул Мэрга аңлатып үткәнчә, укыту барышында барлык укучыларның да проект эшчәнлегендә мәҗбүри шөгыльләре бар, анда төркемдәге һәр бала, лицейның матди-техник базасын кулланып, семестр өчен бер инженер-техник яки IT-проектны башкарырга тиеш.

«Проектлауның тулы циклын булдыруыбыз бик мөһим - уйлап табудан алып тормышка ашыруга кадәр. Без инженерлык фәннәренә өйрәтәбез, шуңа күрә гамәли күнекмәләр алу, үз куллары белән нәрсә дә булса булдыру, модельләштерү - бу белем бирү сыйфатының төп факторлары», – дип ассызыклады А.Гыйльметдинов.

Лицейда укучылар Татарстан җыелма командасына WorldSkills чемпионатында 10 медаль китерде

Бүгенге көндә лицей физика, математика һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча Россиянең 3 иң алдынгы мәктәбе арасында тора һәм соңгы ике ел дәвамында республикада беренче урында бара.

«Иң мөһим горурлыгыбыз – WorldSkills чемпионатында катнашу. Чемпионатның төрле этаплары нәтиҗәләре буенча безнең лицей Россиядә иң яхшысы булып тора, - дип сөйләде Мэрга лицей директоры Динар Габидуллин. - Узган WorldSkills милли чемпионатында без барлык очколарның 9%-ын алып килдек, нәтиҗәдә, республика җыелма командасы Россия буенча беренче урынны алды». Татарстан җыелма командасына лицейның 10 укучысы керде, алар 6 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады, дип өстәде ул.

Мондый нәтиҗәләр лицей базасында укучыларны чемпионатка даими рәвештә әзерләү эшләре белән аңлатыла. Мэр информатика һәм инженерлык графикасы кабинетын карап чыкты, анда нәкъ менә Татарстан Республикасы WorldSkills җыелма командасы әгъзаларының күнегүләре уза иде. Балалар, 3d-модельләштерүне кулланып, сызымнар буенча төрле детальләр ясадылар.

И.Метшин студентлар арасында 2019 елгы илкүләм чемпионатта 10-нчы сыйныф укучысы буларак катнашып, «көмеш» яулаган Суфия Миңнебаева һәм күп тапкырлар Россия чемпионы һәм WorldSkills - 2019 милли чемпионатының алтын призеры булган Илья Посмыгаев белән аралашты.

«Мин прибор конструкциясенә үзгәрешләр кертү модулен эшлим, – дип сөйләде Мэрга Илья Посмыгаев. - Асылда, безгә фен бирделәр, аны үзгәртергә, сүтелә торган тотка ясарга һәм эргономиялелекне арттырырга кирәк. Модульне эшләгәннән соң модельне 3D-бастыру һәм тестлау эшләре башкарылачак».

«Инде бүген үк синең күнекмәләрең зур тәэсир калдыра. Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнергә җыенасың?» ,- дип кызыксынды Мэр.

«Мин реактив двигательләр төзергә телим», – дип җавап бирде Илья. Шәһәр башлыгы аның сайлавын югары бәяләде һәм укучыга планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Проект зонасы: «оча торган канат», дрон һәм FPV-күзлек

Проект зонасында И.Метшин укучыларның эшләнмәләре белән якыннанрак танышты. Алар эшләнмәләрне мәҗбүри программа кысаларында гына тудырмыйлар - фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Илнар Хәйдәров аңлатуынча, үз теләге белән лицейда укучылар өстәмә белем бирү программаларына йөриләр, алар үз эченә черчение, инженерлык графикасы, 2D- һәм 3D-проектлау нигезләре, турыдан-туры цифрлы прототиплаштыру, радиоэлектроника һәм гамәли программалаштыру кебек дисциплиналарны ала.

Мэрның игътибарын композит материалдан Х8 тибы буенча эшләнгән пилотсыз очу аппараты, икенча төрле аны «оча торган канат» дип атыйлар, җәлеп итте. Укучылар бөтен җәйге электроника үзләре булдырдылар һәм программалаштырдылар. Нәтиҗәдә, канатлары 2,6 метр киңлектәге пилотсыз «самолет» 5 мең метр биеклеккә күтәрелә. Очыш озынлыгы 1 чакрым тәшкил итә. Шәһәр башлыгы аппаратны бәяләде һәм киләчәктә аның яшь оештыручыларының тагын да зур уңышларга ирешәчәкләренә ышаныч белдерде.

Шулай ук проект зонасында лицеистлар җыйган квадрокоптерларның автоном очышы өчен территория җиһазландырылган. Бу юнәлеш, И.Хәйдәров сүзләренчә, «Пилотсыз системаларны эксплуатацияләү» WorldSkills компетенциясе кысаларында үсеш ала.

10-нчы сыйныф укучысы, WorldSkills 2019 буенча Россия чемпионы Егор Тарасов Мэрга йөк-теннис шары күтәреп хәрәкәт иткән дрон очышын күрсәтте. Шуннан соң И.Метшин махсус FPV-күзлекләрне киеп, үзен аппарат белән идарә итүче ролендә сынап карады, алар очыш хисен тудыра. «Коптерда камера урнаштырылган, шуңа күрә күзлек кигән кеше коптер «күргәннәрне» карый һәм үзен пилот итеп хис итә», – дип аңлатты шәһәр башлыгына Егор Тарасов.

Лицейда игътибар төгәл фәннәргә генә бирелми – әйтик, И.Метшин башкалар белән бергә лидерлык дәресендә булды, анда балалар белән аралашты һәм аларга берничә киңәш бирде.

Ахырда шәһәр башлыгы ректорга һәм укытучыларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм укучыларга уңышлар теләде. «Биредә белем алучы балалар – шәһәребезнең генә түгел, бөтен илнең «алтын фонды», - диде ул. – Сезнең эшегез таң калдыра һәм киләчәк көнгә ышаныч тудыра. Шундый лицейны, дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер талантлы, киләчәккә гашыйк балаларны күргәч, йөрәгебез шәһәр, республика өчен сөенә. Ышанам ки, сезне алда бик күп проектлар көтә, алар бөтен дөньяга файда китерәчәк».

Чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты белән танышу, 18.02.2020
Видеорепортаж
18.02.2020 13:44
Барлык яңалыклар