Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2019, 14:41

Казанның Горки-Әмәт урманында үзмәшгульләр фестивале уза


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алена Мирошниченко). Бу ял көннәрендә Казанның Горки-Әмәт урманында үзмәшгульләр фестивале уза. Бүген инде 11.00 сәгатьтән алып 150-гә якын эшкуар маркет зонасында, фуд-кортта, экобазарда, лекторийда, фитнес-мәйданчыкта, балалар һәм консультацияләр зонасында үз эшчәнлеген җәелдерделәр.

Ярминкә мәйданчыгында кул эшләнмәләре, гадәти булмаган эчемлекләр һәм кулинар тәм-томнар табарга мөмкин

Ярминкә мәйданчыгында нәрсә генә юк: төрледән-төрле кул эшләнмәләре, экзотик илләрдән гадәти булмаган эчемлекләр, авторлык картиналары, фермер продукциясе, кулинария эшләнмәләре, шулай ук йөзү, бию һәм йоганы үзләштерергә ярдәм итүче белгечләр белән танышу, психологик ярдәм күрсәтү һ.б.

Казанның Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләвенчә, фестивальдә барлык палаткалар да тулы көчкә эшли. Биредә 100-гә якын үзмәшгуль, алар сәүдә итү эшчәнлеге алып бара, һәм 20-гә якын кеше хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. «Биредә катнашу үзмәшгульләргә бик кулай – алар түләүсез нигездә катнаша һәм үз продукцияләрен Казан халкына сата. Һава торышы яхшы була калса, килүчеләр дә күп булыр, үзмәшгульләр дә канәгать калыр дип өметләнәбез. Өстәвенә, Горки-Әмәт урманында тотрыклы рәвештә бик югары трафик саклана», - дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов.

 «Дом» экоүзәгендә чарага килүчеләр өчен ике көн дәвамында лекторийлар ачык булачак, анда эшмәкәрлек өчен идеяне ничек табарга, инвестицияләрне ничек җәлеп итәргә, ни өчен хәтта иң кече эшмәкәрлеккә дә SMM һәм товар билгесе кирәклеген белергә мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә түбәндәге темалар буенча мастер-класслар уза: «Барысына да ничек өлгерергә һәм шул ук вакытта өзлегүне ничек булдырмаска?» , «Event эшмәкәрлек кебек», «Беренче бизнес-модельны ничек төзергә?» , «Үзмәшгуль яңа экосистема кебек» һ.б.

Чарада балалар зонасы ачык, анда балалар күңел ача һәм кечкенәләр тайм-менеджменты турында белә, алман телен өйрәнә, хэквондо серләре белән таныша башлый, ә ата-аналар балаларны ничек дөрес тукландыру турында белә алалар.

«Мин, беренче чиратта, куркудан туктарга теләдем»

Ярминкә палаткаларының берсендә төрле блокнотлар, көндәлек һәм кызыклы дизайнлы планерлар урнаштырылган. Аларны Анастасия Ермолаева өйдә әзерли һәм ясый. Ул аларны үзе кебек үк үзмәшгульләр - визажистлар, тренерлар, Instagram-блогерлар, керфек ясаучы осталар һ.б. өчен ясый. «Мин аларны кешеләргә үз эшмәкәрлекләрен алып бару җиңелрәк булсын өчен ясыйм, - дип сөйли ул. - Моның белән шөгыльләнә башлаганга сентябрьдә бер ел булачак. Декретка чыккач, үземне иҗади яктан табарга һәм ачылырга теләдем. Курчаклар тегеп, тортлар пешереп карадым, ләкин нәкъ менә шундый язма китаплар әзерләүгә тукталдым, моның минем шөгыль икәнен аңладым».

Яшь әни, торт пешерү белән шөгыльләнгәндә үк, рецептларны язып барырга җир тапмый. Аның беренче эше дә кулинария китабына багышланган. Алга таба ул башкалар өчен дә шундый язу китаплары һәм көндәлекләр иҗат итә башлаган.

 «Үзмәшгуль буларак мин әле берничә көн элек кенә теркәлдем, моңа кадәр уйлап та карамаган идем. Яңа салым кертелүе турында ишеткәч, мәгълүмат эзли башладым, аның турында укырга, барлык нечкәлекләрен өйрәнергә тотындым. Беренче чиратта, куркудан туктарга теләвем аркасында теркәлдем. Шулай да үз эшчәнлегең турында социаль челтәрләрдә сәхифәне алып барган вакытта бу салым хезмәтенә дә барып ирешә ала. Шуңа күрә мин мондый салым кертүләренә хәтта шатмын, аны түләргә генә хәлдән килә», - дип саный А.Ермолаева.

«Монда без «разведкада»

Ярминкәгә фермер продукциясе – өй казылыклары, сөт товарлары, яшелчәләр алып килгән Рафил Исмәгыйлев үз эшчәнлеген нинди статуста алып барырга кирәклеген уйлый әле. «Монда без «разведкада». Ай дәвамында үзмәшгуль буларак теркәлергәме яки фермер эшмәкәрлеген ачаргамы икәнлекне хәл итәргә тиешбез», – диде ул.

Әле Горки-Әмәт урманында, саф һавада бөккәннәр әзерли һәм сата торган Гүзәл Насыйбуллина да үз статусын билгеләмәгән. «Мин өйдә гомерем буе пешердем, әмма сатуга чыгармадым, хәзер исә башкалар өчен пешереп карарга булдым. Өстәвенә, мин эшләмим һәм бу минем өчен өстәмә керем чыганагы булып тора. Сез килгәнче, беренче клиентыбыз да булып китте – бөккән сатып алды», - дип шатланып сөйләде ул. Ярминкәнең бу ике көне дәвамында Г.Насыйбуллина үз эшчәнлеген үзмәшгульлек сыйфатында рәсмиләштерерме, әллә юкмы икәнлеген ачыклаячак.

Остап Бендер әйткәнчә: «Мин җинаять кодексын хөрмәтлим. Бу - минем көчсезлек»

Мәйданның каршы ягында хезмәт күрсәтү өлкәсеннән белгечләр табарга була. Әйтик – нумерологлар һәм психологлар. Галина Чубатова 10 ел элек нумерология белән кызыксына башлаган. «Башта миңа кызык булды, тик соңыннан, барлык нечкәлекләрне белә башлагач, кеше тормышының бөтенләй башка төрле аспектларын ачарга мөмкин булуын аңладым. Мәсәлән, туган көн ярдәмендә нинди дә булса проблемаларның сәбәбен белеп була. Пифагор тарихка юкка гына кермәгән бит – ул туган көн буенча язмышны исәпләргә мөмкинлек бирә торган система эшләгән», - дип билгеләп үтә үзмәшгуль. Биредә, фестивальдә, ул күбрәк экспресс-сорауларга җавап бирә, кунакларга нумерологиянең ни икәнен җиткерә. Ул бу чараның үзе өчен маҗара кебек булуын искәртте. «Миңа калса, дөньяда үзмәшгульләр фестивале - сирәк күренеш, бәлки беренчеседер дә. Ә миңа беренче юлны салучы булу ошый», - ди ул.

 Сүз уңаеннан, ул үзмәшгуль статусын ике ай элек алган. «Элек мин үз хезмәтләрем өчен акча алмый идем. Тик барыбер энергия алмашу булырга тиешлеген аңлый идем, ярдәм өчен рәхмәт белдерелергә тиеш. Тик безнең илдә, салым бирмичә, кешеләрдән акча алырга ярамый. Остап Бендер әйткәнчә: «Мин җинаять кодексын хөрмәтлим. Бу - минем көчсезлек». Менә мин теркәлдем дә чыгу юлын таптым», - дип юмор белән уртаклашты Г.Чубатова.

«Биредә эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышырга мөмкин»

Аның күршесе, психолог Айгөл Растатурина да фестивальдә үзмәшгуль буларак катнашуына бик шат. «Биредә эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышырга, кыска вакыт эчендә кешеләр нәрсә белән шөгыльләнүен, ничек үсеш алуларын белергә була. Әйтик, мин күптәннән нумеролог белән аралашырга теләгән идем, тик аны кайдан эзләргә кирәклеген белми идем, шуңа гел кичектереп килдем. Ә монда көтмәгәндә очраттым», - дип сөйләде ул.

А.Растатурина психология өлкәсендә инде 10 ел эшли. Балалар туу белән үзен иркенрәк һәм ирекле графикка ия булырга теләвен аңлаган. «Мин үз-үземә, законлы тәртиптә эшләп, ничек камилләшергә һәм үсәргә мөмкин дигән сорау куя килдем. Ике атна элек теркәлдем, - шундый сөендем, чөнки хәзер үз эшем бар һәм төннәрен тыныч йоклый алам», - ди психолог.

«Алар өчен фестиваль - чыннан да файдалы ярдәм чарасы»

Мәйданчыкта консультация өстәле эшли, анда үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге белгечләре салым режимы турында сөйлиләр һәм теркәлергә теләүчеләргә булышалар. «Иң киң таралган сорау - «Минем салым» кушымтасы аша ничек теркәлергә һәм үз эшчәнлегеңне ничек алып барырга мөмкин. Шәһәр халкын салым түләү вакытының кайчан башлануы һәм аның ни рәвешле алынуы кызыксындыра. Шулай ук мондый чараларда катнашуга кагылышлы сораулар да бар: бүген чарада катнашырга өлгермәгән үзмәшгульләр алга таба мондый чараларда кайда катнаша алабыз дип кызыксына. Алар өчен фестиваль - чыннан да файдалы ярдәм чарасы», - дип сөйләде Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль иртәгә дә дәвам итәчәк, мәйданчыклар 11.00 сәгатьтә эшли башлый. Килүчеләр өчен керү - бушлай.

Казанда 7 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән

Татарстан - «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимлы сынау төбәкләрнең берсе. Программада шулай ук Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре дә катнаша. Үзләренә эшли торган һәм ялланган хезмәткәрләре булмаган РФ һәм Евразия икътисади берлегенә кергән илләрнең гражданнары үзмәшгуль буларак теркәлә ала. Мондый статус эшмәкәрлекне законлы төстә алып барырга һәм минималь салым ставкасы буенча (физик затлар белән эшләгәндә - 4%, юридик затлар белән эшләгәндә - 6%) салым түләргә мөмкинлек бирә.

Ярты ел эчендә сынау төбәкләрендә үзмәшгуль буларак 123 мең кеше теркәлгән. Хәзер Татарстанда 22 мең үзмәшгуль кеше теркәлү узган, шуларның җиде меңе - Казаннан.

2020 елдан башлап Россиянең теләсә кайсы төбәге үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын кертү хокукын алырга мөмкин.

Фоторепортаж
Горки-Әмәт урманында үзмәшгульләр фестивале узды
Барлык яңалыклар