Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 13:57

Быел Иске Татар бистәсендә истәлекле объектларны реконструкцияләү эшләрен төгәлләү планлаштырыла

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Ксения Швецова). Быел Иске Татар бистәсе территориясендә өч әһәмиятле объект – Петцольд сыра кайнату заводы комплексы, Әҗем мәчете бинасы һәм Муллин йорты реконструкциясен тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында "Иске шәһәр" территориясе префекты Марат Усманов хәбәр итте, шулай ук үз чыгышында узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләп үтте.

Иске Татар бистәсе Казанда туристлар өчен төп "магнит"ларның берсе булып кала – узган елда биредә 1,3 млн кунак булган. Узган ел шәһәрнең әлеге тарихи өлешен төзекләндерү һәм мәдәни мирас объектларын реставрацияләү өчен 500 млн сумнан артык акча тотылган.

Иске Татар бистәсе территориясендә мәдәни мирас һәйкәлләрен ретаврацияләү һәм торгызу эшләре даими алып барыла. Әйтик, узган елның июнендә җирле әһәмияттәге һәйкәл – Мәрҗани урамы, 10 адресы буенча урнашкан Бикмөхәммәтов йорты торгызылды. Республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектларының беренче чираты – Габдулла Тукай урамы, 97 адресы буенча урнашкан Петцольд сыра кайнату заводы биналары комплексы (үз эченә 3 төзелешне ала) югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларны агымдагы елда тапшырырга ниятлиләр. Беренче чират белән беррәттән, комплексның тагын ике бинасында эшләр алып барыла.

Узган ел Муллин йортын (К. Насыйри ур., 11) 19 гасыр ахырындагы халәтенә китерү буенча әзерлек эшләре алып барылды. М.Усманов сүзләренә караганда, фасад һәм түбә эшләрен уңай температура булу белән тәмамлау планлаштырыла. Республика дәрәҗәсендәге тагын бер мәдәни мирас объекты – "Бертуган Крестовниковлар" фабрика-сәүдә ширкәте бинасы да тиздән икенче тормыш алачак. Объектның яңа хуҗасы авариягә каршы эшләр башкара һәм реставрация проектын алып бара.

"Декабрьдә Худяков урамы буенча урнашкан гомуми бәясе 72 млн сумлык керәшеннәрнең мәдәният һәм иҗат үзәге бинасын реконструкцияләү эшләре тәмамланды, - дип хәбәр итте префект. - Ремонт барышында фундаментлар һәм корылмалар көчәйтелде, түбә алыштырылды, фасад һәм биналар төзекләндерелде". Бүген гомуми мәйданы 1,5 мең кв. метр булган бинада китапханә, музей, тавыш яздыру студиясе, хореография залы һәм иҗади остаханәләр урнашкан.

"2018 елда Иске Татар бистәсе объектларын реставрацияләү һәм төзекләндерү буенча эшләрнең гомуми бәясе 500 млн. сумнан артык булган, 2015 елдан барлыгы 2 млрд. сумнан артып китте", - дип хәбәр итте М.Усманов һәм быел Петцольд сыра кайнату заводы комплексының өч бинасын, Әҗем мәчете бинасын һәм Муллин йортын реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырыла, дип өстәде.

"2013 елгы Иске Татар бистәсе һәм бүгенге бистә арасында - зур аерма, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Петцольд заводының беренче чиратын түземсезлек белән көтәбез. Бу - шәһәр һәм башкаланың сәнәгать үсеше тарихын үзгәртә торган Иске Татар бистәсенең күркәм үзенчәлеге. Озак көтәсе калмады, бик җитди инвестор – Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин эшкә үзе тотынды. Лаеклы объект булыр дип өметләнәбез".

Иске Татар бистәсен торгызу - дәүләт-шәхси партнерлык нәтиҗәлелегенең ачык мисалы, дип саный Мэр. "Беренче чиратта инвесторларга рәхмәт әйтәсе килә. Без киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез".

М.Усманов үзенең докладында Иске Татар бистәсенең мәдәни өлешенә аерым тукталды. Ул узган елның декабрь аенда Каюм Насыйри урамында татар сәүдәгәрләре Кушаевлар йортында "Чәй музее" ачылуын, ә август аенда Тукайның яңартылган әдәби музеенда яңа экспозиция тәкъдим ителүен искә төшерде. Анда шагыйрьнең мемориаль предметлары, Тукайның туганнары, замандашлары һәм дуслары белән бәйле экспонатлар тупланган. Префект сүзләренчә, ачылганнан соң музей 15 меңнән артык кешене кабул иткән, шул исәптән Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Уфа, Ростов-на-Дону, Түбән Новгород һәм Самара кунакларын.

Ел саен "Чәк-Чәк" музеенда да туристлар саны арта, 2018 елда анда 20 меңнән артык кеше булып киткән.

Моннан тыш, узган ел бистә территориясе яңа фестивальләр өчен мәйданчык булып торган: I Казан тимерчеләр фестивале, чәй фестивале, I Халыкара "Хәзинә" милли традицияләр фестивале һәм башкалар узган.

Яңа чаралар Иске Татар бистәсенә туристларны тагын да күбрәк җәлеп итәчәк, дип ышанып әйтте Илсур Метшин. "Тарихи үзәк объектларын торгызудан, төзекләндерүдән, паркларда һәм скверларда уңайлы мохит булдырудан тыш, активлык турында уйларга кирәк. Объектларның милли төсмерле вакыйгаларга бай булуы мөһим", - диде Казан Мэры һәм парк-скверлар дирекциясенә мәдәният идарәсе белән бергә шәһәрнең иҗади көчләрен җәлеп итәргә кушты. "Безнең училищелар, сәнгать һәм актерлар мәктәпләре күп. Әлеге мәктәп укучылары зачет-имтиханнарын аудиторияләрдә тапшырмыйча, үзләренең иҗади көчләрен шәһәр мәйданчыкларында сынап карый алалар, һәм без мондый мөмкинлекләрне бик теләп бирәбез".

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.03.2019
Видеорепортаж
04.03.2019 10:52
Барлык яңалыклар