Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2019, 16:38

Казанда беренче тапкыр юриспруденция өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Дмитрий Мейер исемендәге премия тапшырачаклар


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Ксения Швецова). Быел Казанда беренче тапкыр Дмитрий Мейер исемендәге премияне гражданлык хокукы өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырачаклар. Аны дәүләт эшлеклесе Павел Крашенинников алачак, моннан тыш премия юридик фәннәр докторы Михаил Челышевка да тапшырылачак. Мондый карарны бүген Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган КФУ юридик факультетының Попечительләр советы утырышында кабул иттеләр. Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Утырышны ачып, шәһәр башлыгы быел Казан федераль университетының юридик факультетының 215 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте һәм әлеге вакыйга уңаеннан нинди чаралар үткәрү планлаштырылуы белән кызыксынды. Факультет деканы Лилия Бакулина сөйләвенчә, укучылар һәм укытучыларны бай эчтәлекле программа белән белән тыгыз уку елы көтә. Әйтик, октябрьдә «Державин укулары» XIV халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ноябрьдә - XV студентлар һәм аспирантларның фәнни-гамәли конвенты. Зур бәйрәм гала-концерты 20-нче ноябрьгә планлаштырылган.

ТАССР йөзьеллыгы хөрмәтенә федерализмга багышланган зур фәнни-гамәли конференция үткәрү планлаштырыла. «Без аңа Россия генә түгел, чит ил галимнәрен дә чакырырга телибез. Ул традициягә әйләнсен, әлеге тематика буенча фәнни тикшеренүләр үзәге булсын иде. Фәнни планда бик зур башлангыч алдык, бу безнең факультетның визит карточкасы булырга мөмкин», - дип билгеләде Л.Бакулина.

Мэр әлеге идеяне хуплады һәм конференциядә эшләү өчен танылган галимнәрне җәлеп итәргә киңәш итте. «Бу - бик шәп инициатива. Россия Федерациясендә федерализм үсешендә Татарстанның зур казанышлары бар, һәм республиканың йөз еллыгы - мондый конференцияне уздыру өчен иң яхшы вакыт», - диде И.Метшин.

Бу елның иң мөһим вакыйгаларының берсе - быел КФУ профессоры Дмитрий Мейерның тууына 200 ел тулуга багышланган «Вестник гражданского процесса» журналы симпозиумы. «Шуңа бәйле рәвештә, Дмитрий Мейер исемендәге медаль һәм попечительләр советы тарафыннан юридик фәнгә һәм практикага өлеш керткән лаеклы кешеләргә ике елга бер тапкыр бирелә торган премия гамәлгә куелды», - дип сөйләде Л.Бакулина.

Юридик факультет деканы урынбасары Дамир Вәлиев «Дмитрий Мейер безнең факультетта эшләгән профессорларның танылганнарының берсе иде» дип искәртеп үтте. «Ул танылган җәмәгать эшлеклесе, хокук докторы гына түгел иде, ә иң күп укыла торган һәм бастырылган дәреслекләрнең авторы да», - диде Д.Вәлиев.

Күренекле эшлекленең премиясен бирү турындагы карар КФУ юридик факультетының Попечительләр советы тарафыннан кабул ителәчәк. Премия ике елга бер тапкыр тапшырылыр дип планлаштырыла.

«Быел ике премия тапшыру тәкъдиме бар, - дип планнары белән уртаклашты Д.Вәлиев. - Берсе - Россия дәүләт эшлеклесе, юридик фәннәр докторы, РФ Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинниковка. Ул ел саен университетка йөри, лекцияләр укый һәм проектлар тәкъдим итә. Шулай ук үлгәннән соң, медальне юридик фәннәр докторы, КФУ юридик факультетының гражданлык хокукы кафедрасы мөдире Михаил Челышевка тапшырырга кирәк».

П.Крашенинниковка һәм М.Челышевка медальләр һәм премияләр бирү турындагы карарны Попечительләр советының барлык әгъзалары да хуплады.

Утырыш ахырында И.Метшин Попечительләр советының барлык әгъзаларын да быел факультетта планлаштырылган мөһим чараларда актив катнашырга чакырды.

Фоторепортаж
Казан федераль университетының юридик факультетының Попечительләр советы утырышы, 18.09.2019
Видеорепортаж
18.09.2019 16:22
Барлык яңалыклар