Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2019, 10:46

Станислава Бошкович Казан турында: «Мине су белән шәһәр тирәлеге арасындагы диалог әсир итте»

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Алена Мирошниченко). Швейцария архитекторы Станислава Бошкович – заманча шәһәр дизайны һәм шәһәрне үзгәртеп корулары буенча белгеч – Казан тамашачысы алдында заманча шәһәрне үстерү турында лекция белән чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга шәһәрнең «виртуаль» элемтәләре, үзәкнең «тыгызлыгының» өстенлекләре һәм Казанның 90-нчы елларда аны ничек яулавы турында сөйләде. Практика узучы белгечләр – архитекторлар һәм студентлар өчен очрашу IT-паркның «Кайнау ноктасы» коллектив эше киңлегендә узды.

«Киңлекләрне зоналаштыру катлаулырак була бара»

С.Бошкович билгеләп үткәнчә, шәһәр – ул чын, табигый элементлар һәм төзелгән мохитнең бергә үрелеп баруы. Шул ук вакытта экология хәзерге заман шәһәре үсешенең мөһим факторы булып тора. Нәкъ менә шушы төп компонентлар гармониясендә булачак проектлар ясала да инде, дип саный ул.

Шәһәр модельләренең эволюциясе турында сөйләгәндә, спикер XIX-XX гасыр башында аларның табигать белән кушылу аша үсә башлавы турында билгеләде. Бу караш индустриаль революциягә һәм шәһәрләрдә тормыш сыйфатын киметүгә җавап кебек булган. Бошкович Идел буе Болгарының, Казанның, Россиянең һәм Европаның башка шәһәрләренең төрле чорлардагы шәһәр модельләрен һәм алымнарын мисал итеп китерде.

Хәзерге чынбарлыкка килгәндә, архитектор бүгенге көндә киңлекләрне бүлү яки тоташтыру, аларны зоналаштыру катлаулырак, дип билгеләп үтте. «Бу, узган гасыр белән чагыштырганда (ул вакытта зоналаштыру шәһәр үсешләрен билгели алган), комплекслырак бара. Вакыт һәм киңлек нисбәте XXI гасыр башында бөтенләй башка. Без теге яки бу нокта белән элемтәгә керү өчен вакыт арасын билгелибез, чынлыкта да, виртуаль рәвештә дә. Әлеге катламнарның икесе дә хәзерге тормышыбызга, икътисад үсешенә һәм безнең социаль мөнәсәбәтләргә турыдан-туры йогынты ясый», - дип ассызыклый С.Бошкович.

«Табигый мохит - киләчәк буыннар өчен резерв»

Технологияләр үсеше белән бәйле рәвештә дөньяда интерактив киңлекләр – шәһәрләрнең «йолдызлыгы» барлыкка килә. Лектор шәһәрләрне киңәйтү түгел, ә бер-берсе белән үзара бәйләнеше мөһим дип саный. Аның фикеренчә, шәһәр һәм табигый киңлек арасындагы чикләрне төгәл билгеләү мөһим, югыйсә шәһәр киләсе буыннар өчен резерв булып торган кыйммәтле табигый мохиткә таралырга мөмкин. Шуның белән бәйле рәвештә, шәһәрләрнең элемтәләре өчен яңа виртуаль һәм реаль кушылмалар эзләү һәм, табигый киңлеккә кагылмыйча, булган ресурсларны активлаштыру мөһим. Сүз уңаеннан, бу шәһәр территориаль үсешенең бер юнәлеше булып тора да инде.

«Әйләнә-тирә мохит торышын яхшырту турында җитди уйланырга кирәк. Экологик проблемаларны хәл итүгә якын килү фәнни нигезләргә ия структуралы, тирән булырга тиеш. Шул ук гади яшел үсентеләр проблеманы үзләре хәл итә алмый. Шәһәр йогынтысына кагылмаячак юлларны, коридорларны карарга кирәк», - диде ул.

«Шәһәр проблемаларын хәл итүнең төгәл бер рецепты юк»

Швейцария архитекторы үз лекциясендә төрле буын кешеләре өчен актуаль булган транспорт, торак һәм иҗтимагый киңлекләр төзү проблемасына тукталды.

Генплан һәм торак пунктның мастер-планы кебек шәһәрне үстерү инструментлары чыгышның тагын бер мөһим тезисы булды. Станислава Бошкович ассызыклап үткәнчә, бу документлар кешеләрнең реаль һәм виртуаль хәрәкәтләренең барлык санын үз эченә ала алмый. «Алар даими тизләтелгән үзгәрешләр шартларында булган шәһәр үсешен күз алдына да китерә алмый», - дип билгеләп үтте ул. «Бүген без абстракт якын килү турында сөйлибез, әмма алар нинди булырга мөмкин – әйтүе кыен. Лев Толстойны сүзләрен искә төшереп шуны әйтәм, барлык шәһәрләрнең дә проблемалары охшаш, әмма һәркем аларны үзенчә хәл итәргә тиеш. Барлык шәһәр проблемаларын хәл итә торган төгәл бер рецепт юк», - диде спикер.

«Теләсә кайсы шәһәрнең тарихи үзәге - ул аның тәңгәллеге»

Лекциянең икенче өлеше диалог режимында узды. Шулай итеп, чакырылган кешеләрне Казанның тарихи үзәген үстерү турындагы белгеч фикере кызыксындырды. Бүген бу тема аеруча актуаль – шәһәрдә тарихи җирлекнең тотрыклы үсеше концепциясен эшләү бара. «Теләсә кайсы шәһәрнең тарихи үзәге - аның тәңгәллеге һәм бик мөһим характерлы сыйфаты, шуңа күрә аны шәһәр тукымасының бер өлеше буларак саклау бик мөһим. Шул ук вакытта заманча тормышның бер өлеше булган яңа элементлар кертү зарур, чөнки нәкъ менә хәзерге заман һәм үткән арасындагы диалогта шәһәр үсешенең иң яхшы проектлары барлыкка киләчәк», - дип ассызыклады С.Бошкович.

Шулай ук казанлыларны шәһәр үзәгенең «тыгызлану» темасы да борчыды. Архитектор билгеләп үткәнчә, бу - шәһәрләр үсешенең бер инструменты. Аның өстенлеге шунда ки, ул экологик яктан тотрыклы. «Тыгызлану» процессында нокталар арасында ара кими, шуңа бәйле рәвештә транспорт йөкләнеше дә кими. Әмма шул ук вакытта, лектор сүзләренә караганда, шәһәр төзелеше һәм яшел иҗтимагый киңлекләр, табигать элементлары арасында баланс булдыру мөһим.

ТР башкаласының гомуми күзаллауларына килгәндә, спикер Казанга беренче тапкыр 90-нчы еллар уртасында килүен әйтте. Ул чакта аны кунакчыллык, милли колорит, шулай ук «су белән шәһәр тирәлеге арасындагы диалог» әсир иткән. Әмма бүген, шәһәр үзгә булуга карамастан, ул шармны һәм иң яхшы сыйфатларны саклый алган. «Бүген алар тагын да заманчарак һәм динамик дәрәҗәгә чыгарылды. Минем фикеремчә, Казан Россия һәм чит ил шәһәрләре белән чагыштырганда зур тизлек белән һәм яхшы якка үсә», - дип тәмамлады ул.

Белешмә

Станислава Бошкович архитектура буенча Мендризио архитектура академиясендә (USI), Швейцария, шулай ук алдагы дәрәҗәләрдә Мәскәү архитектура институтында (MArchI) һәм Мендризио архитектура академиясендә (USI) докторлык дәрәҗәләренә ия. Хәзерге вакытта Imperial College London университетында киләчәк буын шәһәрләрен проектлау өчен яңа кораллар куллану буенча фәнни эш белән шөгыльләнә.

Элегрәк ул Швейцария, Италия, Испания һәм Россия университетларында заманча шәһәр дизайны һәм шәһәрне үзгәртеп корулар буенча лекцияләр укыган булган. Аның лекциясе - Ричард Флорид, Вукан Вучик, Хосе Асебильо кебек экспертлар белән үткәрелгән шәһәр, планлаштыру һәм урбанистика турында дискуссияләрнең логик дәвамы.

Фоторепортаж
IT-паркта Швейцария архитекторы Станислава Бошковичның лекиясе узды
Видеорепортаж
05.06.2019 19:06
Швейцария архитекторы Станислава Бошкович Казанда шәһәрләр үсеше турында лекция укыды
Барлык яңалыклар