Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2019, 12:09

Казанлыларны Иске Татар бистәсенең истәлекле урыннары белән таныштырдылар


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алинә Бережная). Казанда шәһәрнең тарихи урыннары буенча бушлай экскурсияләр дәвам итә. Акция ай саен рәсми шәһәр паблигы оештырган проект кысаларында үткәрелә. Кичә социаль челтәрләрдә Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларына язылучылар Иске Татар бистәсенә җәяүле экскурсиядә булдылар, анда әл-Мәрҗани мәчетенең Казанда революциядән соң, совет чорында бердәнбер гамәлдәге мәчет булуын, шулай ук башка кызыклы фактларны белделәр.

Иске Татар бистәсе тарихы белән танышу Кабан күле ярындагы «Шүрәле табышмаклары» скульптура композициясе яныннан башланды. Экскурсияче Лилия Кәлимуллина казанлыларга Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият поэмасының төп геройларына багышланган сюжетын искә төшерде.


Бер версия буенча, сулыкның исеме XIX гасырга кадәр күл ярларында яшәгән кыргый дуңгызлардан - кабаннардан барлыкка килә.

«Казанда буыннан буынга тапшырыла торган чишелмәгән сер һәм риваятьләр күп. Иң популярларының берсе серле Кабан күле белән бәйле», - дип дәвам итте экскурсияне Лилия Кәлимуллина һәм казанлыларны күлгә якынрак килергә чакырды. Бер версия буенча, сулыкның исеме XIX гасырга кадәр күл ярларында яшәгән кыргый дуңгызлардан - кабаннардан барлыкка килә. Икенче версия буенча күл Урта Азия яулап алучысы Тамерланнан качып суга чумган, соңрак күл ярында яшәп калган Кабанбек князь исеме белән аталган.

«Кабан күле хәзинәләр турындагы риваятьләр белән дә билгеле. Риваять буенча, 1552 елда, шәһәрне Явыз Иван гаскәре камап алганнан соң, Казан ханнары рус патшасына эләкмәсен өчен үз байлыкларын суга ташлаган. Кыйммәтле әйберләр әле дә күл көнендә саклана, диләр. Ышаныргамы, юкмы - монысы һәркемнең үз эше, әмма романтик нурлы боҗра һәм әкиятилек күлне туристлар өчен тагын да кызыклырак итә», - дип аңлатты Л.Кәлимуллина.


Кабан күленең сул як ярының беренче линиясендә сәүдәгәрләр, мәгърифәтчеләр, язучылар, табиблар һәм профессорлар яшәгән.

Матур яр буе буйлап йөреп, экскурсиядә катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗани урамына чыктылар, аны XVI гасырда хаклы рәвештә «Казан рублевкасы» дип атарга мөмкин булган. Монда, Кабан күленең сул як ярының беренче линиясендә сәүдәгәрләр, мәгърифәтчеләр, язучылар, табиблар һәм профессорлар, шулай ук татар җәмгыятенең иң күренекле гаиләләре башлыклары яшәгән.

«Бистә үз тарихын 1552 елдан, Явыз Иван Казанны яулап, бөтен татарларны күлнең сул як ярына күчерергә боерганнан соң башлый. Территорияләрдә акрынлап сәүдәгәр йортлары, мәчетләр, мәдрәсә төзелә башлаган. Биредә яшәүчеләр зәркән бизәкләре, баш киемнәре һәм көнкүреш кирәк-яраклары җитештерүне җайга салганнар. Вакытлар узу белән шәһәрнең бу өлеше иң бай һәм игьтибарны җәлеп итәрлек булып үзгәргән», - дип сөйләде Л.Кәлимуллина.

Бистәдә иң бай кешеләрнең берсе баш киемнәре сату белән шөгыльләнгән сәүдәгәр Хәмит Сабитов булган. Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә Сабитовлар Утары безнең көнгә кадәр сакланып калган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хатын-кызлар йокы бүлмәләренең тәрәзәләре, узып баручылар татар хатыннарын күрмәсен өчен, эчке ишегалдына карыйлар. Хәзер утарда Казанның танылган рестораннарының берсе урнашкан.

«Иске Татар бистәсендә яшерен үтү юллары һәм тыкрыклар күп, аларның берсен мин хәзер сезгә күрсәтермен»,-диде экскурсияче һәм төркемне Сабитовлар Утары ишегалды аша уздырды. Шулай итеп, казанлылар татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани, җәмәгать эшлеклесе Борһанетдин Муллин, сәүдәгәр Җиһанша Усманов һәм башка танылган кешеләр яшәгән Каюм Насыйри урамына килеп чыктылар.


Мәчетләр төзелеше патшабикә Екатерина II ярдәме белән башланган.

Каюм Насыйри урамының йөрәге - архитектор Василий Кафтырев төзегән әл-Мәрҗани мәчете. Бинаның тышкы кыяфәте үзендә заман стиль юнәлеше белән милли мотивларны, шулай ук тыйнаклык һәм чыдамлылыкны берләштерә, дип билгеләп үтте Лилия Кәлимуллина.

Мәчет төзелеше патшабикә Екатерина II ярдәме белән башланган, ул Казанга килүе вакытында, купшы кабул итүдән соң, таш мәчет биналарын төзүгә рөхсәт биргән. «Бүгенге көнгә кадәр татар халкы рус патшабикәсен «Әби-патша» дип атый. Нәкъ менә Екатерина II татар халкына исламны ирекле тоту һәм җәмәгать намазларын уку өчен мәчетләр төзергә рөхсәт итә. Шулай итеп, Казанда беренче таш мәчет барлыкка килгән», - дип аңлатты Л.Кәлимуллина.


Татар йортлары матур төсле гамма белән аерылып тора - аларда сары, яшел, ак төсләр өстенлек итә.

Җәяүле экскурсия Фатыйх Кәрим урамы буенча дәвам итте. Казанлылар бизәкле орнаментлар белән бизәлгән йортларны карап, һәр бинаның архитектурасы һәм төсе буенча уникаль булуын билгеләп үттеләр. Бу юкка гына түгел, татар йортлары матур төсләргә бай – аларда сары, яшел, ак төсләр өстенлек итә, ә тәрәзәләрдәге уеп ясалган бизәкле йөзлекләр татар милли орнаменты белән бизәлгән.

Казанлыларның игътибарын Фатыйх Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә урнашкан «Г» хәрефе рәвешендәге йорт җәлеп итте. Сөт кебек ак төстәге бина барокко стиленә карый. «Аңлавыгызча, без миллионер-сәүдәгәр Юнысов утарына чыктык», - дип дәвам итте экскурсияне Л.Кәлимуллина.


Миллионер-сәүдәгәр Юнысовның сөт кебек ак төстәге сәүдәгәр утары барокко стиленә карый.

Утар XIX гасыр башында төзелгән, соңрак йорт хуҗасы Гобәйдулла Юнысов аны сәүдәгәр Мөхәммәдбәдретдин Апанаевка саткан. Сатып алганнан соң Апанаев бинаны үзгәртеп корган һәм биредә фәкыйрьләргә түләүсез медицина хезмәте күрсәтү бүлмәләре ачкан.

Экскурсия ахырында иң актив язылучыга Чәк-чәк музеена бушлай керү өчен сертификат бирелде.

Казан тарихына чуму һәм үткәннәргә вакытлыча кайтып килү мөмкинлеге һәр казанлыга бирелә. Моның өчен «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә шәһәр Мэриясенең рәсми аккаунтларына язылырга һәм чираттагы бушлай экскурсияләр турындагы мәгълүматны актив күзәтеп барырга кирәк.

Барлык яңалыклар