Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2019, 20:21

Казан WorldSkills әләме эстафетасын кабул итте

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август, Алинә Бережная). Бүген Казанда WorldSkills хәрәкәте әләме эстафетасы тәмамланды. «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме вакытында узган әләмне хөрмәтләү тантанасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент һәм WorldSkills International Стратегик үсеш комитеты рәисе Йоса Де Гои катнашты. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы 22-27-нче август көннәрендә узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатында катнашучыларны каршы алырга, аларга кунакчыллыгын күрсәтергә һәм ярышларны югары дәрәҗәдә уздырырга әзер.

Бәйрәм вакытында WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 әләмнәре белән парашютчылар сикерде. Шуннан соң МИ-8 вертолеты WorldSkills Kazan 2019 әләмен Казансу акваториясе өстеннән алып барды. Флагларны хөрмәтләү «Казан» Гаилә үзәге янында дәвам итте, тантана вакытында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан гербы рәвешендәге билгене булачак дөнья чемпионаты әләменә беркетте.

«Без чираттагы зур вакыйга алдында торабыз - Казан һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын һәм аның кунакларын каршы ала, - диде Илсур Метшин. – Татарстан башкаласына барлык кыйтгалардан да катнашучылар – 63 илдән иң яхшы белгечләр, үз эшләренең осталары киләчәк». «Без, чемпионат эшче һөнәрләр үсешенә яңа этәргеч бирер, дип өметләнәбез, - дип өстәде шәһәр Мэры. - Чираттагы тапкыр Казан бөтен дөньяга үзенең кунакчыллыгын күрсәтер һәм без «Рәхим итегез!» сүзләре белән каршы алган кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә калыр, дип ышанасы килә.

WorldSkills әләме эстафетасы - бөтен дөнья буенча эшче һөнәрләр вәкилләрен берләштерә торган проект, дип саный WorldSkills International вице-президенты. «Бу проект уникаль, ул Олимпия уты эстафетасын хәтерләтә. 2018 елның март аенда миңа анда катнашырга туры килде – мин флагка өч билге тактым», - дип сөйләде «Казан» Гаилә үзәге янында узган тантанада Йос Де Гои. Үзе билгеләп үткәнчә, ул WorldSkills Kazan 2019-ның кайбер экспертлары һәм катнашучылары белән аралашырга өлгергән инде: «Алар өчен биредә тудырылган шартлар һәм Казан барысына да ошый». Ул чемпионатны оештырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Казан Мэры Илсур Метшинга рәхмәт белдерде. Йоса Де Гои шулай ук шәһәр башлыгына WorldSkills флагы эстафетасында катнашучы сертификатын тапшырды.

 WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда Абу-Дабида һөнәри осталык буенча 44-нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында башланды. Ике ел эчендә флаг Халыкара космик станциядә, 20 илдә булды, шул ук вакытта аларның һәркайсында алдагы дөнья чемпионатлары логотибы төшерелгән билгеләр флагка беркетелде. Шуннан соң WorldSkills флагы эстафетасы Россиянең 24 субъекты һәм Татарстанның 43 муниципаль районы буенча дәвам итте һәм республика башкаласында тәмамланды.

Икенче тапкыр WorldSkills һәм WorldSkills Kazan 2019 флагларын кунаклар һәм Казан халкы 22-нче августта «Казан Арена» стадионында узачак ачылыш тантанасында күрәчәк.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң тамашачыларның игътибары күккә юнәлде, болытлар астында Җәйге тамаша башланды. «Һава аренасы»нда бер-бер артлы гомуми билгеләнештәге самолетлар пәйда булды, алар артыннан - авыр һава суднолары: «Ту-95», «Ту-160», «Ту-22МЗ», «Ту-214» һәм «Ансат», «Ми-8», «Ан-2», «Як-12», «Bell 206В3» вертолетлары. Авиация бәйрәменең махсус кунагы «Русь» пилотаж төркеме булды. Очучылар «Л-39 «Альбатрос» реактив укыту-тренировка самолетларында катлаулы элементлар – элмәкләр, рәткә яңадан тезелү һәм башка маневрлар күрсәттеләр. Тамашачылар баш очларыннан авиаторларның үтүенә, үзләре артыннан төтенле эз калдыруларына сокланды.

«Искиткеч, мавыктыргыч тамаша, кабиналарда булганда очучыларның хисләрен күз алдына да китерә алмыйм, әмма читтән бик нәтиҗәле күренә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Гөлсинә Гайсина.

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме кунаклары өчен парашютлар җыю буенча мастер-класслар оештырылды. Монда ук яшь тамашачылар пенопласттан самолетлар ясадылар һәм кәгазь самолетлар җибәрүдә ярыштылар. Моннан тыш, һөнәри юнәлеш бирү аллеясы оештырылды, анда Казанның 17 югары уку йорты һәм предприятиесе авиация өлкәсендәге эш турында сөйләделәр. Бәйрәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы һәм Казан вертолет заводы иҗат коллективлары чыгыш ясаган концерт белән тәмамланды.

Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
«Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәмендә WorldSkills әләмен хөрмәтләү
Видеорепортаж
18.08.2019 19:12
Барлык яңалыклар