Керү
Теркәлү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2019, 13:05

Денис Калинкин Казанның торак һәм социаль объектларын капиталь ремонтлау барышын тикшерде


(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алена Мирошниченко). Казанда күпфатирлы торак йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Торак фондта эшләр 58%-ка башкарылган, мәгариф учреждениеләрендә – 32%-ка, балалар яшүсмерләр клубларында – 72%-ка.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин капиталь ремонт барышы хәзерге вакытта графиктан артта барган объектларны карап чыкты. Ул подрядчы оешмалар вәкилләренә планнарга төзәтмәләр кертергә һәм капиталь ремонтны вакытында тәмамларга кушты. Башкарма комитет җитәкчесе Авиатөзелеш районының 368-нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында һәм түбәндәге адреслар буенча урнашкан торак йортлардагы эшләрне тикшерде: Юбилей ур., 11, Рихард Зорге ур., 16, 16а, 93, 93а, 95.

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен алып баручы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел гомуми суммасы 1,8 млрд сум булган 234 күпфатирлы торак йортны, 651,6 млн сум булган 16 балалар бакчасын һәм 1 лицей-интернатны, шулай ук 43 млн сумлык 14 яшүсмерләр клубын ремонтлау планлаштырыла.

Район администрацияләрендә һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында атна саен капиталь ремонт буенча штаб утырышлары уза, анда программаны гамәлгә ашыру турында фикер алышына һәм барлык проблемалы мәсьәләләр хәл ителә. Моннан тыш, белгечләр атна саен инспекция белән проблемалы объектларга чыгалар.

«Реставратор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчы оешмасы директоры урынбасары Дамир Кәримуллин хәбәр иткәнчә, Юбилей урамындагы 60 ел элек төзелгән 11-нче номерлы йортта подвал юк, шуңа күрә барлык коммуникацияләр һәр фатирның идән астыннан уза. «Бу ремонтны катлауландыра, чөнки һәр фатирга керергә кирәк. Әмма эш барыбер бара, хәзер без подъездларны ремонтлыйбыз, җылыту, канализация һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын үзгәртәбез», – дип сөйләде компания вәкиле.

Башкарылган эшләрнең зур күләмдә булуына карамастан, объектта капиталь ремонт нибары 2%-ка үтәлгән. И.Гыйниятуллин ассызыклап үткәнчә, җылыту сезоны башланганчы йортта җылыту системалары белән бәйле барлык эшләрне дә төгәлләргә кирәк. Моннан тыш, түбә һәм фасадларны ремонтлау буенча чикләүләр турында да онытырга ярамый. «Реставратор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рөстәм Хәсәнов йортта капиталь ремонтны 30-нчы сентябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләү планлаштырыла, дип ышандырды. Денис Калинкинны подрядчы эшләрне вакытында башкарачак дип Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов та ышандырды. «Әгәр монда, бүгенге кебек, һәр подъездда 8-әр кеше эшләячәк икән, алар билгеләнгән срокны куып җитәчәкләр. Подрядчы сынатмас, без аның эшен контрольдә тотачакбыз», - дип өстәде ул.

Денис Калинкин шулай ук 2019 елга капиталь ремонт программасына кертелгән иң зур балалар бакчаларының берсен - 368-нче номерлы балалар бакчасын карады. Биредә эшләр 27%-ка башкарылган, объектны тапшыру срогы – 1-нче сентябрь. Хәзерге вакытта эшчеләр түбәне, тәрәзәләрне, керү төркемнәрен, бинаның фасадын, шулай ук коммуникацияләрне ремонтлыйлар: электр белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү, җылыту системаларын, көчсез токлар системасын һәм вентиляцияне алыштыралар. Моннан тыш капиталь ремонт барышында яңа санузеллар, эчке ишекләр, отмосткалар урнаштыру, якындагы территорияне төзекләндерү һәм җәяүлеләр өчен мәйданчыкларда күләгә япмалары булдыру планлаштырыла.

Денис Калинкинга Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, подрядчы объектны тапшыру вакыты буенча артта кала. Түбәне ремонтлау сыйфаты да сораулар тудыра - кайбер урыннарда су үтә. «Без монда җитәрлек сандагы кешеләр эшләми дип саныйбыз. Аз мәйдандагы объектларда да шундый ук санда эшчеләр эшли – 52 кеше, сезгә тырышырга кирәк», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин, подрядчы - «Радуга Плюс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәис Шәфигуллинга мөрәҗәгать итеп.

Күчмә киңәшмә кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе Зорге урамындагы торак йортларны да карады. Ике адреска бүленгән биш катлы бинада төрле подрядчы оешмалар эшли. Әйтик, 16-нчы номерлы йортта «Сурал Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте планлаштырылган эшләрне 18%-ка үтәгән, ә 16а номерлы йортка хезмәт күрсәтүче «Креит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшләрен 62%-ка башкарган. И.Гыйниятуллин биредә эш алып барылуын һәм якын арада бу йортларны артта калучылар исемлегеннән төшереп калдырырга мөмкин булуын билгеләп үтте.

Зорге урамы буенча урнашкан 93, 93а һәм 95 номерлы йортларны капиталь ремонтлау сыйфаты буенча халыктан мөрәҗәгатьләр килгән Яңгырлар вакытында түбәне ремонтлаганда берничә фатирны су баскан иде. «Яңгыр суларын үткәрә торган җайланмалар төзелеш чүпләре белән тулган иде, шуңа күрә су аның буенча түгел, ә ян-якка китте», - дип җиткерде Башкарма комитет башлыгы И.Гыйниятуллин. Нәтиҗәдә, подрядчыны йортта яшәүчеләргә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр иткәннәр. 93-нче номерлы йортта капремонт – 65%-ка, 93а номерлы йортта – 34%-ка, 95-нче йортта 66%-ка үтәлгән.

Денис Калинкин подрядчы оешмалар вәкилләренә капиталь ремонтны вакытында тәмамлау өчен эшләрне башкару графикларына төзәтмәләр кертергә кушты.

Фоторепортаж
Денис Калинкин торак һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау барышы белән танышып кайтты
Видеорепортаж
17.07.2019 13:10
Барлык яңалыклар