Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2019, 16:54

Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» фестивале кысаларында 40-тан артык концерт яңгырады


(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Татарстан башкаласында «Казан фанфаралары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале кысаларында 40-тан артык концерт яңгырады. 8-11 август көннәрендә РФ Оборона министрлыгы һәм РФ Милли гвардиясе, РФ Эчке эшләр министрлыгы, Казахстан Республикасы Милли гвардиясе, Болгария Республикасы, шулай ук Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 19 коллектив һәм 700-дән артык музыкант чыгыш ясады.

11-нче август көнне Казан Кремлендәге фестивальнең төп мәйданчыгында Кол Шәриф мәчете янында тантаналы чара узды. Биредә традицион рәвештә музыкаль бәйрәмдә катнашучылар гимннары яңгырады. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул фестивальдә хәрби оркестрларның югары музыкаль мәдәниятне күрсәтүләрен һәм теләсә нинди һава торышында чыгыш ясый һәм кешеләрне сөендерә алуын исбатлавын билгеләп үтте. Моны тамашачыларның җылы кабул итүләренә рухланган оркестрларның концертларын югары рухта дәвам иткән мизгелләре дә дәлилләде.

«Фестиваль программасы үтәлде», - дип ассызыклады З.Вәлиева. Казанда 19 коллектив чыгыш ясады, шуларның 15-е - шәһәр кунаклары, 13 коллектив Татарстан башкаласында беренче тапкыр чыгыш ясады. Дүрт көн дәвамында 40 концерт бирелде, ягъни көнгә уртача 10 концерт дигән сүз. Зилә Вәлиева фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм коллектив җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.

Фестиваль концерты оркестрлар һәм артистлар чыгышы белән дәвам итте. Мультиинструменталист, Мәскәүдән килгән Россиянең атказанган артисты Вениамин Мясоедовның чыгышы бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе булды. Җыелма оркестр белән бергә ул сорнайда татар һәм рус җырларыннан торган попурри, шул исәптән барлык татарстанлылар тарафыннан танылган «Туган тел» көен дә башкарды.

«Фестивальдән алган тәэсирләрем бик матур, - дип журналистлар белән уртаклашты Вениамин Мясоедов. - Мин биредә беренче тапкыр, миңа калса, фестивальнең төп бурычы – кешеләрне берләштерү, шулай ук төрле жанрларга ия булган оркестрларның мөмкинлекләрен күрсәтү».

Журналистларга биргән интервьюсында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева фестивальнең Казанда югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. Музыка бәйрәме Казан Кремленнән читтә узды һәм шулай ук паркларда, скверларда, беренче тапкыр – Казан халыкара аэропортында һәм Биектау поселогында оештырылды.

Ябылу тантанасы ахырында җыелма оркестр тамашачылар алкышлары астында Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы»н башкарды.

Барлык яңалыклар