(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Дүшәмбе көнне, 8-нче июльдә, Казанда бишенче тапкыр «Чәчәк фестивале» старт ала. Фестиваль экспозициясе гадәттәгечә «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда урнашкан. Якты һәм матур җәйге фестивальне ачу тантанасы 14.00 сәгатькә планлаштырылган.
Фестивальгә махсус шәхси арт-объектлар булдырылган, алар җәй сезоны дәвамында башкала халкын һәм кунакларын сөендерәчәк. Барлык килүчеләрне уникаль композицияләр көтә, алар ландшафт фирмалары, питомниклар һәм төзелеш предприятиеләре тарафыннан булдырылган.
Ачылу тантанасында фестиваль кунаклары өчен активлык зоналары – мастер-класслар, иҗат коллективлары чыгышлары, балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының картиналары һәм рәсемнәр күргәзмәләре, фотозона эше оештырылачак. Теләге булган һәркем картиналар ясауда катнаша, сырлы кәгазьдән чәчәкләр ясый, кыр чәчәкләреннән такыялар үрергә өйрәнә алачак. Актив ял төрен яратучылар өчен бал биюләре буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Мәдәни мохит» проекты кысаларында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры янындагы скверда август ахырына кадәр төрле социаль-мәдәни чаралар узачак. Фестиваль кунаклары төрле мастер-классларда, шигъри укуларда һәм концерт программаларында катнаша алачак.