Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

«Иске шәһәр» префектурасы

+7 843 221 49 99

Без социаль челтәрләрдә :

Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы муниципаль казна учреждениесе тарихи архитектура һәйкәлләрен торгызу һәм саклау, шулай ук Иске Татар бистәсе территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнә. Шәһәрнең бу өлешенә туристларны җәлеп итүне үстерү префектураның өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.
Префектура территориясендә 97 мәдәни мирас объекты бар, шуларның 7-се федераль әһәмияткә ия.

 «Иске шәһәр» префектурасы муниципаль казна учреждениесе түбәндәге эш юнәлешләре өчен җавап бирә:

  • «Иске шәһәр» махсус территориясе чикләрендә шәһәр округы милкендә булган мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану һәм популярлаштыруны тәэмин итү
  • үз компетенциясе кысаларындагы җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын ачыклау, исәпкә алу, өйрәнүгә, шулай ук аларның җимерелүенә яисә билгеләнгән территория чикләрендә аларга зыян килүгә юл куймауга юнәлдерелгән чаралар кабул итү
  • билгеләнгән территория чикләрендә Федераль закон нигезендә җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын саклауны һәм куллануны тикшереп тору
  • Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен) бердәм дәүләт реестрына кертү яки аннан мәдәни мирас объектларын төшереп калдыру турында, шулай ук билгеләнгән территория чикләрендә урнашкан сакланырга һәм киләчәктә үзгәртеп корылырга, заманча кулланылышка яраклаштырылырга тиеш булган тарихи кыйммәтле шәһәр төзи торган объектлар исемлегенә кертү турында тиешле органнарга тәкъдимнәр җиткерү
  • билгеләнгән территория чикләрендә урнашкан җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын оештыруда һәм саклауда катнашу, әлеге объектларның исемлеген алып бару
  • билгеләнгән территория чикләрендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнгән тәртиптә җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына мәгълүмати язулар һәм тамгалар урнаштыруны тәэмин итү
  • билгеләнгән территория чикләрендә Федераль закон таләпләре нигезендә җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларын карап тотуны һәм куллануны тәэмин итә торган чаралар каралырга тиеш булган шәһәр төзелеше регламентларын эшләүне тикшерүдә катнашу
  • Башкарма комитетның җир биләмәләрен бирү һәм аларның хокукый режимын үзгәртү турындагы карарлары проектларын Федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда килештерү, шулай ук билгеләнгән территория чикләрендә урнаштырыла торган (урнашкан) объектларга карата әлеге актлар проектларына тиешле график һәм текст материалларын әзерләүдә катнашу
  • билгеләнгән территория чикләрендә күрсәтелгән эшләрне үткәрү проектларын һәм җир төзелеше, җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык һәм башка эшләрне башкаруны Федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда килештерү
  • мәдәни мирас объектын саклау эшләрен үткәрүгә биремнәр әзерләү һәм җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау эшләрен үткәрүгә рөхсәтләр әзерләү, шулай ук билгеләнгән территория чикләрендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнгән тәртиптә мәдәни мирас объектын саклау эшләрен үткәрүгә проект документларын килештерү
  • билгеләнгән территория чикләрендә җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларына карата мәдәни мирас объекты хуҗасының саклау йөкләмәсен әзерләү