Башкарма комитет

 

"Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә

"Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү 1 августка кадәр дәвам итә.
Бастырылган: 19.07.2010 12:48
 
"Белем җәүһәрләре-2010" I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү 1 августка кадәр дәвам итә. Бу хакта www.belem.ru адресы буенча урнашкан татар телендә Интернет-белем үзәге хәбәр итә.

«Белем җәүһәрләре-2010» I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Бәйге интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру; Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен интернет-ресурсларны бер урынга туплау; мәгариф өлкәсендәге интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү; интернет челтәрендә белем чыганакларын булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру максатын куя.
Номинантлар агымдагы елның 1-15 август көннәрендә сайлап алыначак. Җиңүчеләр 16-31 августта билгеләнәчәк. 1 сентябрь – Белем көнендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
«Белем җәүһәрләре-2010» I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү 2010 елның 5 февралендә башланган иде һәм әлеге көн Бәйгенең туган көне буларак игълан ителә.
Бәйге "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы", "Белемле гаилә - нур чәчүче җәүһәр" номинацияләре буенча үткәрелә.
(belem.ru)


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 615