Баш бит
» Яңалыклар
Яңалыклар архивы
Сентябрь 2010
Дш
Сш
Чш
Пҗ
Җм
Шм
Як
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Башка период...
23.07.2010 13:50
26 июль - Бәраәт кичәсе
Мөбарәк өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14 еннән 15 енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел Бәраәт кичәсе 26 июльгә туры килә. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөньяга иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.
23.07.2010 13:48
"Ак Барс" 8 сентябрьдә башлый
Континенталь хоккей лигасы 2010-2011 еллар сезонына календарьне раслады. Өченче КХЛ чемпионаты 8 сентябрь көнне Казанда старт алачак. Бу көнне Гагарин Кубогы иясе "Ак Барс" үткән елгы финалдагы көндәше "Динамо" берләшкән хоккей клубы белән Ачылыш Кубогы өчен көрәш алып барачак. Билгеле булганча, үткән финалдагы көндәшебез МВД клубы белән "Динамо"ны, бер үк структурага караганнарын истә тотып, берләштерергә булдылар. Сүз уңаенда, чемпионат 2009 елда да Казанда старт алган иде. Ул чакта безнекеләр "Локомотив"ны отып, беренче Кубогын откан иде.
23.07.2010 13:46
Татарстанга Чечняның эчке эшләр министры килде
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы чакыруы буенча Казанга эшлекле сәфәргә Чечня республикасының эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Руслан Алханов килде. Монда ул Татарстандагы коллегаларының тәҗрибәсе белән танышты - республика министрлыгы бинасы комплексын карады, Казанның милиция бүлекчәләрендә булды, Татарстанның тарихи-мәдәни һәйкәлләре белән танышты, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге.
23.07.2010 13:45
Россиядә яшәү минимумы аена 5 518 сум тәшкил итә
Россия хөкүмәте илдә яшәү минимумы күләмен билгеләде. Бер кешегә аена уртача ул 5 518 сум тәшкил итә. Аерым алганда, эшләүче кеше өчен яшәү минимумы күрсәткече 5 956 сум, пенсионерлар өчен - 4 395 сумга тигез. Балаларга олы кешеләргә караганда күбрәк кирәк дип саналган. Алар өчен әлеге күрсәткеч 5 400 сум тирәсендә, дип яза итә Newsru.com.
23.07.2010 13:42
Һава торышы
Температура көндез - 37, төнлә - 19 градус җылы булачак.
23.07.2010 13:40
Казанның “Көньяк” автовокзалы Чабаксарга кадәр рейслар санын арттыра
Казанның “Көньяк” автовокзалы Чабаксарга кадәр рейслар санын арттыра.
23.07.2010 13:39
Рособрнадзор 2010 елгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен чыгарды
Рособрнадзор 2010 елда тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен чыгарды. Быел БДИны 877 246 кеше биргән, имтиханнар саны 2 885 457гә җиткән.
23.07.2010 13:37
“Казан” Халыкара аэропорты пассажирлар санын 52 процентка арттырды
Быелның беренче яртыеллыгында “Казан” Халыкара аэропорты хезмәтләреннән 404051 пассажир файдаланган, бу 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 52 процентка артык. Халыкара һава линияләрендә пассажирлар саны 73,5 процентка арткан һәм 183204 кеше тәшкил иткән.
23.07.2010 13:37
Сергей Батин Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетын җитәкләде
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы вәкиллекле органы утырышында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАР
Бөтен яңалыклар
Элемтәләр белешмәлеге
Телефоннар, адреслар, электрон почта
Интернет буенча мөрәҗәгать итү
Сорау я мөрәҗәгать җибәрү
Онлайн-сорашу
Сезнең фикерегез
Эзләү: