Баш бит
» Яңалыклар
Яңалыклар архивы
Сентябрь 2010
Дш
Сш
Чш
Пҗ
Җм
Шм
Як
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Башка период...
07.07.2010 16:33
Могҗизалар дөньясында
Казан каласындагы фәнни-сәнәгать музееның (хәзерге ТР Милли музее) иң борынгы эшчәнлеге табигать-тарих бүлеген оештырудан башланган булган. Бу башлангычка Казан университетының А.А. Штукенберг, П.И. Кротов, М.Д. Рузский кебек танылган галимнәре нигез салган. Музейның зоология коллекциясен әле дә җирле һәм читтән китерелгән экспозицияләр баетып тора.
07.07.2010 16:32
Әнвәр Бакиров тууына - 90 ел
Бүген, 7 июльдә ТР халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Әнвәр Бакиров тууына 90 ел тула. Әнвәр Бакиров - милли профессиональ музыкага нигез салучыларның берсе. Ул беренчеләрдән булып татар мәктәпләрендә музыка фәнен укыту методикасын булдырган шәхес.
07.07.2010 16:12
Казанның Портовая урамында урнашкан причал ышанычлы идарәгә тапшырылачак
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы предприятиеләр арасында Казанның Портовая урамында урнашкан причалны ышанычлы идарәгә тапшыруга килешү төзүгә хокук алу өчен бәйге игълан итте.
07.07.2010 12:00
Узган атнада Казанда мотор ягулыгы бәясе үзгәрмәде
Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында мотор ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде. Бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның уртача бәясе 19 сум 92 тиен, АИ-93,92 ле маркалы ягулыкның-21 сум 24 тиен, АИ-95 ле бензинның литры -23 сум 29 тиен тора. Дизель ягулыгы бәясе дә 18 сум 3 тиен дәрәҗәсендә сакланып калган.
07.07.2010 10:53
Казан май комбинаты Бөтенроссия сыйфат смотрыннан ике алтын медаль белән кайтты
“Казан май комбинаты” ААҖ Мәскәүдә узган ΙV Бөтенроссия сыйфат смотрыннан “Продукциянең югары сыйфаты өчен” дигән ике алтын медаль белән кайтты.
07.07.2010 10:51
Казанның Ямашев-Әмирхан проспектлары чаты транспорт өчен ябыла
Аслы-өсле ике катлы юл аермасы төзелү сәбәпле, 8 июль сәгать кичке 9дан 12се иртәнге 6га кадәр Казанның Ямашев-Әмирхан проспектлары чаты транспорт өчен тулысынча ябыла.
07.07.2010 10:41
Һава торышы
яңгыр бу атнада да, икенче атна дәвамында да күренми әлегә...
ЯҢАЛЫКЛАР
Бөтен яңалыклар
Элемтәләр белешмәлеге
Телефоннар, адреслар, электрон почта
Интернет буенча мөрәҗәгать итү
Сорау я мөрәҗәгать җибәрү
Онлайн-сорашу
Сезнең фикерегез
Эзләү: