City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

“Кәҗә бистәсе” беренче пассажираларын кабул итте

Казанда иң көтеп алынган “Кәҗә бистәсе” метро станциясе эшли башлады. Станцияне ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты, “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов һәм “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов катнашты. Алар “Кремль” метро тукталышыннан “Кәҗә бистәсе” тукталышына кадәр барып яңа станциянең әзерлеген шәхсән тикшереп кайтып, метро төзүчеләр эшеннән канәгать калдылар.
Бастырылган: 30.12.2010 15:30


Яңалыклар архивы
Декабрь 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31
Башка период...
 
(KZN.RU, 30 декабрь). Казанда иң көтеп алынган “Кәҗә бистәсе” метро станциясе эшли башлады. Станцияне ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов һәм “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов катнашты. Алар “Кремль” метро тукталышыннан “Кәҗә бистәсе” тукталышына кадәр барып яңа станциянең әзерлеген шәхсән тикшереп кайтып, метро төзүчеләр эшеннән канәгать калдылар.


“Бүген Яңа ел алдыннан Казан халкы өчен тарихи бер вакыйга булды. Без шәһәрнең ике өлешен тоташтырдык. “Кәҗә битәсе” станциясе чынлап торып көтеп алынды, чын күңелемнән республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү эшендә күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. “Кремль” станциясеннән “Кәҗә бистәсе” тукталышына кадәр иң озын куу тоннеле – 2342 метр юл үтә. Соңгы вакытта Казан юлларындагы күренешләрдән соң метроның әһәмиятлелеген әйтеп бетереп булмый”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Үз чиратында, “Казметрострой” МУП башлыгы Марат Рәхимов аның бүлеге алдында 2013 елга тагын өч – “Декабристлар”, “Мәскәү” һәм “Заводская” метро станцияләре ачылышы максаты куелган диде. “Иң мөһиме – финанслау вакытында булсын”, - диде Марат Рәхимов.

Исегезгә төшерәбез, “Кәҗә бистәсе” тукталышы – куллануга тапшырылган Казан метрополитенының җиденче станциясе. Шулай итеп, ТР башкаласындагы метро юлы 9,62 километрдан 12 километрга кадәр арттык диярлек. “Метролектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов метрода йөрүчеләр саны артачак дип фаразлады. “Гадәттә, бер тәүлеккә пассажиралар саны 40 мең. Әмма соңгы көннәрдә шәһәрдә барлыкка килгән машиналар бөкесенә бәйле, пассажиралар саны 80 меңгә кадәр артты. “Кәҗә бистәсе” тукталышын ачу белән пассажирларыбыз саны тәүлеккә 100 меңгә кадәр артыр дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Якын киләчәктә яңа өч поезд кайтарылачак.

“Кәҗә бистәсе” станциясе колонналы типта. Станция конструкцияләре монолит тимер-бетоннан эшләнгән.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 2394


 

ЯҢАЛЫКЛАР